Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда 17 мең күпбалалы ана пенсияне пенсия яшенә җиткәнче ала.

Күпбалалы аналар игътибарына!

Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшьтә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар әлеге хокуктан 56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала. 

Күпбалалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш: 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплау, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү йә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау. 

Татарстанлылар хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентларының санын sfr. gov. ru сайтындагы шәхси кабинетларында яки дәүләт хезмәтләре порталында ачыклый алалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев