Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Сентябрь башыннан түбәнкамалылар даруларны дөрес язылган рецепт буенча гына сатып ала алачак

Экспертлар фикеренчә, кертелгән яңалык кешеләрне ешрак табибларга мөрәҗәгать итәргә, үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәскә мәҗбүр итәчәк,

Түбән Кама фармацевты кисәтә: быелның 1 сентябреннән рецепт буенча сатыла торган препаратлар бары тик рецепт буенча гына биреләчәк.

РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 24 мартындагы 468 номерлы карары буенча, даруханәләр дару препаратларының хәрәкәтен мониторинглау системасына, шулай ук хисаплауның башка формаларына рецептлар турында мәгълүмат кертергә тиеш. Башкача әйткәндә, пациентларда барлык рецепт препаратлары өчен рецептлар булырга тиеш.

Белгеч билгеләп үткәнчә, фармацевт рецептта күрсәтелгән серия, дата һәм башка реквизитлар кебек мәгълүматларны кертмичә, чек чыкмаячак.

«Мин барысын да кисәтәм, чөнки тулы хаос башланачак. Барысы да безне, фармацевтларны гаепләргә тырышачак, имеш, без алдашабыз, без — начар, кешедә истерика башлана. Табиб язган рецепт гади кәгазь кисәгендә түгел, ә дөрес бланкта булырга тиеш», — ди провизор.

Фармацевт әйтүенчә, даруханәдәге препаратларның 70 проценты рецепт буенча җибәрелергә тиеш булса да, аларның нибары 10 проценты гына чынлыкта рецепт буенча сатыла.

Фармацевттан киңәш сорап, даруханәгә килү традициягә әверелде. Хәзер болай булмаячак. Даруны тиешле бланктагы рецепт булганда гына сатып алып булачак", — дип нәтиҗә ясады белгеч.

Кайбер экспертлар фикеренчә, кертелгән яңалык кешеләрне ешрак табибларга мөрәҗәгать итәргә, үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәскә мәҗбүр итәчәк, ә бу, үз чиратында, сәламәтлек күрсәткечләренә уңай йогынты ясаячак. Башкалар исә, зур чиратлар яки белгечләр җитмәү аркасында табибка талонны алу авыр булган шартларда, җитди хроник авырулардан интегүчеләр яшәү өчен кирәкле препаратларсыз калырга мөмкин, бу аларның сәламәтлегенә һәм хәтта тормышына куркыныч тудырачак, дип ышана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев