Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Шәһәрдәшләребез белән тыгыз элемтәдә тора»

Рөстәм Фаиз улы, әле күтән түгел, чираттагы мәртәбә шәһәребезнең кунагы булды.

Мәскәү шәһәренең «Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы» җитәкчесе, якташыбыз, танылган иганәче, эшмәкәр Рөстәм Ямалиев Түбән Камага еш кайта. Һәр кайтканында ул шәһәребездә очрашулар уздыра, кичәләрдә катнаша, чыгышлар ясый, хәйрия ярдәмнәре күрсәтә. 

Рөстәм Фаиз улы, әле күтән түгел, чираттагы мәртәбә шәһәребезнең кунагы булды. Ул бу кайтканында Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, «Сөенеч» курчак театры оешуга 5 ел тулу уңаеннан, актерлар белән узган очрашуда да катнашты. Татар һәм рус телләрендә эшләп килүче әлеге театр яшь буын тамашачылар өчен табигать, дуслык һәм сәламәтлек темаларын яктырткан тамашалар күрсәтә. 

Театрның башлангыч эшчәнлеге, артистларның тормышы, иҗаты белән танышып, сорауларга җаваплар бирү рәвешендә узган әдәби-музыкаль очрашу бик мавыктыргыч кызыклы булды. Кичәгә килүчеләр флешмобта катнашып, пьесалардан өзекләр карагач, хөрмәтле кунагыбызга сүз бирелде. Рөстәм Ямалиев театр эшчәнлеген югары бәяләде. «Ике телдә тамашачы белән сөйләшеп, аралашу — зур хезмәт нәтиҗәсе. Ә инде тамашаны уеннар һәм флешмоблар белән тулыландыру бала күңелендә тагын да ныграк кызыксыну уята. Эшегез дәвамлы булсын. Сезне Мәскәүгә чакырам һәм килүегезне көтәм», — дип, рәхмәт сүзләрен ирештерде мәртәбәле кунак. Уен, җыр, бию белән үрелеп барган очрашу өлкән яшьтәге тамашачыны балачагына кайтарса, яшьләрдә әлеге театрда уйныйсы килү теләге тудырмыйча калмагандыр.

Очрашуларның чираттагысы Е. Н. Королёв исемендәге Түбән Кама политехника көллиятендә булды. Уку йортына 1966 елда нигез салынган. 1976 елга кадәр уку — кичке, аннары көндезге бүлекләрдә алып барыла. 2002 елдан көллият шәһәрнең тәүге төзүчесе Е. Н. Королёв исемен йөртә. Анда тәҗрибәле остазлар, тирән белемле укытучылар хезмәт куя. Көллият шәһәр тормышында да актив катнаша, төрле оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. Шундый оешмаларның берсе — Мәскәүдәге «Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы». Аның җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы — көллиятнең көтеп алынган кунагы. 

Ул студентларга конгресс эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү белән бергә, аларның хыял-максатлары белән дә кызыксынды, үзенең тәҗрибәсеннән чыгып, төрле киңәшләрен җиткерде, ныклы белем алып, киләчәктә шәһәр, республика, ил өчен кирәкле кешеләр булып үсүләрен теләде. Рөстәм Ямалиев, чыгышы буенча Түбән Камадан буларак, көллиятнең төзелеш тарихын яхшы белә. Әнә шул ягы белән дә студентлар өчен кызыклы шәхес ул. Студентлар да, аларның укытучылары да аның белән киләчәктә дә элемтәне өзмәскә сүз биреп аерылыштылар. 

Рөстәм Фаиз улы Түбән Камага кайткан саен диярлек Җәмигъ мәчетендә була. Мәчет мәхәлләсе һәм хезмәткәрләре үтенече буенча һәрвакыт 10-15 банка бал, татар китаплары, вакытлы матбугат һәм публицистик язмалар алып килә. Аның бүләкләрен Рамазан аенда бик теләп файдаланалар — балны ифтарларда кулланалар. 

Бу кайтуында да ул, 4 октябрь көнне, мәчеткә килде. Шулай ук бал алып килгән иде. Аны имам-мөхтәсиб Сәлих хәзрәт Ибраһимов оештырган «Күңелле чәй табыны» исемле яңа чарада кулланачаклар. Рөстәм Ямалиевның Түбән Кама мөхтәсибәте белән хезмәттәшлеге күптәннән килә. Бу очрашуда да Түбән Кама мөселманнары юмарт якташыбыз Рөстәм абыйларына рәхмәтле булып калдылар! 

Мәскәү кунагының Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән очрашуы да бик эчтәлекле булды. Рөстәм Фаиз улы студентларга Түбән Каманың Мәскәүдәге якташлыгы, Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы, телебезне, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калу өчен тырышкан татарлар хәрәкәте турында сөйләде. Быел дәүләт эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның 95 еллыгы билгеләп үтелүе хакында әйтте. Шулай ук студентларга һәм көллиятнең уку залына үзенең ярдәме белән нәшер ителгән, татар һәм рус телләрендә язылган «Үз жиремдә, үз телем» китабын бүләк итте. 

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев