Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Руль артында йоклама: Түбән Каманың ДАИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне кофе белән сыйлады

Шул рәвешле хокук саклаучылар машина йөртүчеләрнең йокы һәм ял режимын бозу проблемасына игътибар җәлеп итәргә тырышты.

Түбән Кама башкарма комитеты ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә «Руль артында йоклама» акциясен үткәрде.

Түбән Кама башкарма комитеты һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре сәнәгать зонасындагы урау юлда автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләренә кофе тәкъдим итте һәм белешмәлекләр тапшырды.

Шул рәвешле хокук саклаучылар машина йөртүчеләрнең йокы һәм ял режимын бозу проблемасына игътибар җәлеп итәргә тырышты.

Юлда озак барган вакытта машина йөртүчеләргә һәр 3-4 сәгать саен тукталыш ясарга киңәш ителә. Бу аларга игътибарны киметмәскә һәм таләп ителгәндә дөрес карар кабул итәргә булышачак. 

Фото: Түбән Кама Дәүләт Автоинспекциясе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев