Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Россиядә мошенниклыкның яңа схемасын уйлап чыгарганнар

Шул рәвешле, алар потенциаль корбаннарының ышанычын яулый.

Мошенниклар ялган сайтлар ярдәмендә Россия банклары яки полиция хезмәткәрләрен тикшерү хәйләсен уйлап тапкан. Шул рәвешле, алар потенциаль корбаннарының ышанычын яулый, аны кредит рәсмиләштерергә һәм барлык акчаны җинаятьчеләр счетына күчерергә инандыра. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Саклык банкына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Әңгәмәдәшенең ышанычын яулау өчен мошенниклар ялган сайтлар ача. Анда, янәсе, сезгә дөрестән дә чын банк яки полиция хезмәткәре шалтыратуын тикшерергә мөмкин. Имештер, Россия Банкына караган «Бердәм дәүләт реестры» — шундый сайтларның берсе. Саклык банкы аны ачыклауга иреште», — диелә хәбәрдә.

Киберҗинаятьчеләр клиентларын моның Россия банклары хезмәткәрләре турында белешмәләр урын алган рәсми мәгълүматлар базасы булуына ышандыра. Сайтта банк өлкәсендә эшләүчеләрнең фотолары, шулай ук танылган банкларның рәсми сайтларына һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталына сылтамалар бар.

«Мошенник клиентны «җинаятьчеләр аның исеменнән алырга омтылган займнарны гамәлдән чыгару» өчен төрле банкларда кредит рәсмиләштерергә һәм кредитка алынган акчаны чынлыкта киберҗинаятьчеләрнеке булган «куркынычсыз счетка» күчерергә ышандыра», — дип искәрттеләр банкта.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев