Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Прости авылы мәктәбен ремонтлауга 85 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Түбән Кама районында Прости авылы гомуми белем бирү мәктәбенә ремонт ясалачак.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, финанслауга Татарстан Мәгариф министрлыгы белән уртак тырышлык нәтиҗәсендә ирешелгән.

Уку өчен уңайлы шартлар тудыруга 85,7 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

«Бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ярдәме белән мөмкин булды. Программаны гамәлгә ашыру өстендә эшләячәкбез!» — дип яза Айдар Метшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев