Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Проекцияле юл билгеләре

«Студентлар» тукталышында җәяүлеләргә юл аша чыгу урынын күрсәтә торган проекцияле юл билгесе барлыкка килде.

Муниципаль район башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм юл төзелеше бүлеге начальнигы Реналь Миниазданов сүзләренчә, мондый карар аварияләр санын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. 

«Хәзерге вакытта муниципаль район башлыгы Рамил Муллин тарафыннан расланган «Амелия» программасын гамәлгә ашыру кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Программа юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне һәм арттыруны күздә тота, аерым алганда, җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарда хәрәкәт иминлегенә юнәлдерелгән», — дип аңлатты Реналь Миниазданов

«Зебра» дан тыш, юлга «Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыны» билгесе дә проекцияләнә. Проекторлар ел әйләнәсе эшләячәк. Түбәнкамалылыр мондый яңалыкны хуплый, чөнки элек тә юл аша чыгу урыннарын шулай яктырту турында тәкъдимнәр булгалаган. 

«Без моннан бик канәгать, чөнки бу балалар күп йөри торган урын. Шулай ук «Аркада» янында балалар мәктәпкә йөри торган урынга да куйсалар яхшы булыр иде», — дип ризалаштылар җәяү йөрүчеләр.

«Бик яхшы эшләделәр. Шәһәрнең аз яктыртылган районнарында да шундый проекцияле юл билгеләре урнаштырсалар әйбәт булыр иде. Әйтик, 6 нчы мәктәп янына. Анда бик караңгы. Ә бу билгеләр матур булып, әллә каян күзгә ташланып торыр иде», — дип, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар пассажирларны йөртүче автобус шоферлары. 

Түбәнкамалылар проекцияләнүче мондый юл билгеләренең кышкы сезонда да файдалы булачагын әйттеләр. 

«Минемчә, бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ягыннан да кулай. Чөнки кыш көне юлларны кар күмсә дә, юл билгесе күренәчәк», — диде бер ханым. 

Проекторлар шәһәрнең ун участогында:

  • Химиклар Проспектындагы 5 һәм 38 нче
  • Студентлар урамындагы 33 нче
  • Гагарин урамындагы 6 һәм 29 нчы
  • Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 16 нчы
  • Тынычлык проспектындагы 50 һәм 95 нче
  • Сөембикә урамындагы 6 нчы
  • Шинниклар проспектындагы 53 нче йортлар янында урнаштырылачак. 

Проекцияле юл билгеләре урнаштыру өчен бу җәяүлеләр юл аша чыгу урыннары юкка гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы тирәләрдә күп кенә белем бирү учреждениеләре урнашкан. Әлеге программаны Гагарин урамындагы юлтранспорт һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгәч эшләтә башладылар. 

Программа «Амелия» дип атала. Ике ай элек самокатта автомобиль тәгәрмәчләре астына эләгеп һәлак булган кызның исеме бу. 

Җәяүлеләр юлларына проекцияле билгеләрне кую эшләрен белгечләр уку елы башына тәмамларга җыена. Программа кысаларында шулай ук өстәмә яктырту белән ясалма тигезсезлекләр булдыру да каралган.

Денис Макаров

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев