Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Полиция Түбән Кама халкын наркотиклар сату фактлары турында хәбәр итәргә чакырды

Ул халыкны наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

16 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр Түбән Камада «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең II этабы уза.

Ул халыкны наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Наркоманиядән дәвалау, тернәкләндерү буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү, консультация бирү кебек бурычларны күздә тота.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Руслан Комиссаров гражданнарны полициягә наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә катнашы булган кешеләр турында хәбәр итәргә чакыра.

«Сез, бәлки, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырсыз. Гражданнардан килгән барлык мәгълүмат тикшереләчәк», — дип хәбәр итте Руслан Комиссаров.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсе искә төшерә: наркотикларны сату яки аларны медицинадан тыш куллану фактлары турында полициягә (88555) 49-25-01 (дежур часть), 291-20-02 (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны) яки 02 (020 мобиль телефоннан) номерлары буенча хәбәр итәргә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев