Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Озакка сузарга ярамый

Бу процедура һәркем өчен мәҗбүри.

2024 елга кадәр Түбән Кама халкына газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзү кирәклеге турында газетаның алдагы санында язган идек. Һәм бу эшне озакка сузарга да ярамый. 

Күпләр бу хәбәрне рәсми рәвештә алмасалар да, кемнәрдер танышларыннан яки туганнарыннан, икенчеләре телевизордан яки интернеттан ишетеп белгән. Бүгенге көндә биш меңнән артык килешү яңартып төзелгән инде. "Нижнекамскгаз«ның абонент бүлегендә бер көнгә өч йөзгә кадәр кеше кабул ителә икән. Ә шәһәрдә һәм районда барлыгы 105 мең йортка һәм фатирга газ кертелгән. 

Бу процедура һәркем өчен мәҗбүри. Ул федераль законга кертелгән кайбер үзгәрешләрнең үз көченә керүе белән бәйле. Алар нәкъ менә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә кагыла. 

«Моңа ярашлы рәвештә, йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларының техник җиһазларына кагылышлы эшчәнлекне гамәлгә ашыруның яңа тәртибен билгеләүче актлар кабул ителде. Закон барлык газ челтәрләренә хезмәт күрсәтүне газ бүлү оешмасына гына беркетә», — дип аңлатты йорт эчендәге газ җиһазлары хезмәте начальнигы Сергей Чебышев. 

Килешүне яңадан төзү өчен түбәндәге документларны бирергә кирәк: паспорт күчермәсе, гаилә хәле турында йорт китабыннан өземтә, шулай ук фатирга яки йортка милек хокукын раслаучы документларның оригиналы һәм күчермәсе. 

«Килешүне яңартып төзү өчен Беренчеләр урамындагы 18 нче йортта урнашкан «Нижнекамскгаз» идарәсенең абонентлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, шәһәр кешеләренә уңайлы булсын өчен, «Панорама» сәүдә үзәгендә өстәмә документлар җыю пункты ачылган. ПЖКХ17 хезмәт күрсәтүче кешеләр документларын шунда алып бара ала. Ә башка идарәче компанияләр хезмәт күрсәтүчеләр Беренчеләр урамындагы 18 нче йортка», — диде Сергей Чебышев. 

Документларны «Нижнекамскгоргаз» ның электрон адресына да җибәрергә мөмкин. Моны 2024 елның 1 гыйнварына кадәр эшләргә кирәк. Югыйсә, тәэмин итүче торак бинага газ кертүне туктатырга хокуклы. Шулай ук килешүнең булмавы абонентка штраф белән янаячак.

Анастасия Шакирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев