Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Олы Афанас авылында күчмә киңәшмә узды

Анда авылны төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Олы Афанас авылында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников катнашында күчмә киңәшмә узды. Анда авылны төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Җитәкчеләр «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырылган территорияне карадылар. Шулай ук хуҗасыз гаражлар һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау темасы да күтәрелде. 

«Юбилей урамында 900 метр чамасы участокны эшләп бетерәсе калды. Узган ел без аның 700- 800 метрын ясадык. Бу урам Зур Афанас белән Түбән Афанасны тоташтыра. Шулай ук Бакча, Яшьләр һәм Кояшлы урамнарын да төзекләндерәсе бар», — диде Афанас авылы җирлеге башлыгы Дмитрий Филиппов. 

Тагын бер актуаль проблема — зур территорияне алып торучы гаражлар. Алар арасында ташландыклары да бар. Ул гаражлар күпчелек очракта Зур Афанасның тышкы кыяфәтен боза торган ямьсез күренеш, дип саный киңәшмәдә катнашучылар. 

Хәзер торак пункт җитәкчелеге ташландык гаражларны гамәлдән чыгару буенча эш алып бара. Авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Филиппов әйтүенчә, моңа Яшьләр урамын уңай мисал буларак китерергә мөмкин. Аны, тулысынча булмаса да, тәртипкә салганнар. 

«Төзелеп бетмәгән тимер-бетон корылманың язмышын хәл итү дә проблемалы. Ул ташландык хәлдә. Аны алу өчен кран кирәк», — ди Филиппов. 

«Безнең ишегалды» программасы гаражларны сүтү өчен этәргеч булып тора. Зур Афанаста үзара салым буенча башка программа да гамәлгә актив ашырыла. Чайка бистәсендә күпбалалы гаиләләр юлны вак таш белән каплауга акча җыйганар, ә Юбилей урамында яшәүчеләр юллардагы чокырларны ямарга карар кылганнар. Төзекләндерүгә килгәндә, авыл бюджетында бу максатларга 850 мең сум акча бүлеп бирелгән. 

Берничә мәртәбә җирле халык белән дә сөйләшү булган. Кайберәүләр, суны еш өзүләре сәбәпле, су китермәүләреннән, икенчеләре, алар фикеренчә, юлны дөрес ремонтламауларыннан зарланган. Беренче проблеманы тиз арада хәл итәргә вәгъдә бирделәр, ә менә икенчесе буенча, киңәшмәдә катнашучылар сүзләренчә, эшләр план нигезендә башкарылган. 

Әнә шулай итеп, башкарылган эшләр дә күп, эшләнәселәре дә шактый. 

Александр Халин 
Фотолар ntr-24.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев