Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

НКНХ хезмәткәре «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүче булды

Бүләкләү тантанасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

«Полилаб Нижнекамск» полимер материалларның гамәли эшләнмәләре үзәгенең баш белгече «Минем һөнәрем — минем язмышым. Производствода хатын-кыз» номинациясендә лауреат булды. «Нижнекамскнефтехим» да Лилия 6 ел эшли. 

Профессиональ стажы чагыштырмача аз булуга карамастан, Лилия Гыйзетдинова — берничә рационализаторлык тәкъдимнәренең автордашы, 35кә якын тәҗрибә-сәнәгать сынауларын озата бара. Лилиянең казанышлары «Ел инженеры» Бөтенроссия конкурсында тәкъдим ителә, анда ул шулай ук бүләк белән билгеләнә.

Лилия — җитештерүдә хземәт куючы яшьләрнең ачык бер вәкиле. Конкурста ул үз номинациясендә иң яшь катнашучы була һәм жюрины һөнәри казанышлары белән генә түгел, ә иҗади сәләтләре белән дә гаҗәпләндерә. Лилиянең берничә иҗади хоббисы бар: ул гитарада уйный, бисероплетение белән шөгыльләнә, барельефлар ясый.

«Ел Хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы 10 номинация буенча уздырыла. Барлыгы 300дән артык гариза килгән. Максатчан булуларын дәлилләгән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләр күрсәткән 25 хатын-кыз җиңүче исемен яулады.

Бүләкләү тантанасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Бүләкләрне лауреатларга республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев