Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Муллин Түбән Каманың уку йортларында автомәктәпләр ачарга тәкъдим итте

2023 елның җиде аенда шәһәр һәм район юлларында тугыз кеше һәлак булды.

2023 елның җиде аенда шәһәр һәм район юлларында тугыз кеше һәлак булды. Бу хакта Түбән Кама мэры Рамил Муллин «эшлекле дүшәмбе»дә хәбәр итте.

«Иң куркынычы — Аллаһы Тәгаләнең балаларны алып китүе. Июнь ахырында без 9 яшьлек Амелияне югалттык. Без балаларыбызны югалтмаска тиеш», — диде Рамил Муллин.

Җитәкче ассызыклаганча, юллардагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе — тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу.

«Кичен автомобильләр 150-180 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә башлый. Хәзерге вакытта безнең алда торган төп бурыч — юлларны төзү генә түгел, ә аларны куркынычсыз итү дә», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада җәяүлеләр иминлеге өчен «Амелия» программасы төзергә планлаштыралар. Ул машина тәгәрмәчләре астында һәлак булган кыз хөрмәтенә аталган.

Рамил Муллин фикеренчә, аварияләрне киметү өчен комплекслы программа кирәк:

«Иң төп проблема — тизлек режимы. Без нинди генә куркынычсызлык утраулары төзесәк тә, нинди генә светофорлар куйсак та, шәһәрдә тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр киметмәсәк, бернәрсә дә коткара алмаячак. Балаларны балачактан ук юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтергә, уку йортларында автомәктәпләр ачарга кирәк».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев