Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Муллин Түбән Камадагы барлык йортларга өч көн дәвамында җылылык бирергә кушты

9 октябрь иртәсенә якынча 60 йорт җылысыз кала.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин өч көн эчендә өйләргә җылылык бирергә кушты.

Бу эшне контрольдә тотучы структура вәкилләренә ул «эшлекле дүшәмбе» вакытында мөрәҗәгать итте.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шәһәрнең меңгә якын йортына, шулай ук шәһәрнең барлык социаль объектларына: мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм медицина учреждениеләренә җылылык бирелгән. 9 октябрь иртәсенә якынча 60 йорт җылысыз кала.

«Гомумән алганда, статистика буенча, быел җылылык бирү нәтиҗәлерәк бара. Өзеклекләрне ачыклау өчен җылыны иртәрәк дә бирергә булыр иде, ләкин һава торышын көйләү узеллары моны эшләргә мөмкинлек бирми», — дип өстәде Роман Булатов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев