Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Мобилизацияләнгәннәр Түбән Кама хакимияте белән очрашуда генераторлар сорады

Алар хәзер фронтта бик кирәк.

Түбән Камада кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашу узды

Очрашуда Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, мобилизация әзерлеге бүлеге җитәкчесе Раил Габидуллин һәм МХО өчен машиналар әзерләүче хәйрияче Сурэн Авдоян катнашты.

Аралашу барышында алар көнкүреш мәсьәләләре, сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары, сугыш зонасындагы хәрбиләрнең төп ихтыяҗлары турында фикер алыштылар.

Шулай ук очрашу барышында хәрбиләр җирле хакимиятләрдән генераторлар белән ярдәм итүләрен сорады. Алар хәзер фронтта бик кирәк. Тиздән шәһәрдән махсус операция зонасына егетләр өчен гуманитар йөк җибәрү оештырылачак. Сугышчылар үзләренә ярдәм итеп торучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев