Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Махсус хәрби операциядә яраланган Түбән Кама егете ярдәм сорап сенаторга мөрәҗәгать иткән

Документлардагы буталчыклыклар аркасында яраланган хәрби бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерә алмаган.

Мәскәү янындагы госпитальгә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил Геннадий Емельянов Украинадагы махсус хәрби операциядә яраланган Түбән Кама кешесе янына килде. 35 яшьлек Сергей Течкин сенаторга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.

Документлардагы буталчыклыклар аркасында яраланган хәрби бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерә алмаган. Геннадий Емельянов аның мөрәҗәгате белән шәхсән шөгыльләнә һәм мәсьәләне җентекләбрәк өйрәнү өчен Красногорск госпиталендәге яралы ир-ат янына килә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сергей Течкин узган елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган иде. Ул эләккән хәрби часть таркатыла, аны башка частька күчерәләр, шуның аркасында документларда буталчылыклар килеп чыга. 5 мартта Авдеевск юнәлешендә барган бәрелештә Сергей авыр яралана. Яраланган сугышчыны вертолет белән Донецк госпиталенә алып киләләр, аннары Ростов-Донга күчерәләр. 

Табиблар Сергейның хәле бик авыр дип бәяли. Хәзер ул Югары медицина технологияләре милли тикшеренү үзәгендә — Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге А.А.Вишневский исемендәге Үзәк хәрби-клиник госпитальдә дәвалана.

Сенатор яралы хәрбигә, шулай ук аның белән бергә палатада яткан ике иптәшенә күчтәнәчләр тапшыра. Геннадий Емельянов барлык яраланучылар белән аралаша, алардан хәлләре турында сорый, теләкләре белән дә кызыксына. Сергей Течкин үз гаиләсе турында сөйли. Аның өч баласы бар, олы кызы тиздән кияүгә чыга. Сенатор аның гаиләсен Түбән Камада килеп күрергә вәгъдә итте.

Сергей Течкинның бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерү үтенеченә килгәндә, проблема якын арада хәл ителергә тиеш. Хәзер берничә ведомство эшләрен җайга салырга кирәк. Геннадий Емельянов бу мәсьәләне хәл итү белән шәхсән шөгыльләнә, дип хәбәр ителә.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев