Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Крокус»тагы фаҗигадән соң Түбән Камада сәүдә үзәкләренең иминлеген тикшерәчәкләр

Аерым игътибар эвакуация юлларына, күрсәткечләргә һәм янгын сигнализациясенә биреләчәк.

Беренче апрельгә кадәр Түбән Камада гражданнарның күпләп җыела торган урыннарын тикшерәчәкләр. Бу хакта «ВКонтакте»да башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Артур Сәлахов хәбәр итте.

Сәлахов сүзләренчә, аерым игътибар эвакуация юлларына, күрсәткечләргә һәм янгын сигнализациясенә биреләчәк.

Объект хуҗаларына террорчылыкка каршы саклану таләпләрен тәэмин итү буенча чараларны көчәйтергә, металл детекторларының төзеклеген тикшерергә һәм бинага кергәндә үткәрү пунктларын оештырырга кирәк, дип ачыклык кертте җитәкче.

Тикшерүләр «Крокус Сити Холл»да булган фаҗигале вакыйгалардан соң үткәрелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, терактта һәлак булганнар саны 139 кеше тәшкил итә, тагын 182 кеше зыян күргән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев