Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Көз көне Түбән Кама районыннан 200дән артык кеше хәрби хезмәткә чакырылачак

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе дә, элеккеге кампанияләрдәге кебек үк, махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк.

Россиядә көзге армиягә чакырылыш башланды. Түбән Кама районыннан хәрби хезмәткә 200дән артык призывникны җибәрергә планлаштыралар.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе дә, элеккеге кампанияләрдәге кебек үк, махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк.

Призывникларның барысы да Россия Федерациясе Кораллы көчләренең һәм башка хәрби формированиеләрнең берләшмәләре һәм хәрби частьләренең Россия территориясендәге даими дислокация пунктларына җибәреләчәк.

Укыту бүлегендә хәрби хезмәткә чакырылучылар биш айга кадәр була. Өйрәнүләр тәмамлагач, алган күнекмәләренә карап, алар гаскәрләргә җибәреләчәк. Беренче җибәрүләр инде октябрьдә узачак. Моңа кадәр булачак солдатлар медицина комиссиясен үтәргә тиеш. Хәрби комиссариатта чакырылучылардан повесткаларга җаваплы карауларын сорыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев