Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Капиталь ремонттан соң Ширәмәт хастаханәсенең кайчан ачылачагы билгеле булды

Түбән Кама районының Ширәмәт участок хастаханәсендә капиталь ремонт дәвам итә.

Район хакимиятенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында башкарыла.

Хәзер икенче катны ремонтлау төгәлләнә, анда 20 урынлык гериатрия бүлеген ачу планлаштырыла.

Беренче катта ремонт инде беткән һәм кирәкле җиһазлар урнаштырыла. Анда амбулатор-поликлиника кабул итүләре, шулай ук көндезге стационар эшләячәк. Хастаханәне ачу шушы кварталга билгеләнгән.

Ширәмәт хастаханәсе 14 фельдшер-акушерлык пунктына һәм 28 торак пунктка хезмәт күрсәтә, аларда 4,7 меңнән артык кеше яши.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев