«Кама бризы» телекомпанияләрне җыя
7-9 сентябрьдә Түбән Камада өченче мәртәбә республикакүләм «Кама бризы» төбәк телекомпанияләре фестивале узачак.
Быел ул махсус хәрби операциядә һәлак булган Түбән Кама журналисты Александр Комаров истәлегенә багышлана. Аның исеме белән аталган махсус «Геройлар» премиясе булачак. Бу премиядә җиңүчеләрне Татарстан журналистларының махсус хәрби операция барышы хакында әзерләгән материаллары арасыннан билгелиячәкләр.
«Кама бризы» фестивале кысаларында барлыгы җиде номинациядә: «Мәгълүмати программа», «Репортаж», «Алып баручы», «Мобиль репортер», «Балалар журналистикасы», «Видеомонтаж сәнгате», «Сәнгатьле видео төшерү сәнгате» буенча иң яхшы эшләр сайланачак. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен осталык дәресләре, экскурсияләр һәм очрашулар узачак.
2021 елда узган беренче «Камский бриз» фестивалендә Татарстанның 20 шәһәреннән һәм районыннан 25 телекомпания һәм телестудия катнашкан иде. Узган ел Түбән Кама, Актаныш, Баулы, Әлмәт, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Биектау, Байлар Сабасы, Мамадыш, Мөслим, Яр Чаллы, Нурлат, Питрәч, Чистай, Кукмара, Азнакай телевидениеләре үзләренең 103 эшләрен тәкъдим итте.
Фестивальнең оештыручылары — «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Түбән Кама администрациясе һәм НТР медиахолдингы.
Александр Комаров. / Фото ntr-24.ru. сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев