Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Кайнар су... башны кайната

Rайнар су бирүне туктату торбаларга гидравлик сынау үткәрүгә бәйле.

19-29 августта шәһәрдә кайнар су булмаячак, дигән игъланны укыгач, «Ярар, әллә ни күп вакыт түгел, түзәрбез әле», — дип уйлаган идек. Тик 29 нчы август күптән үтте, сентябрь аеның да бер атнасы узды, ә кайбер йортларда әле һаман да кайнар су юк. 

Әлбәттә, кайнар су бирүне туктату торбаларга гидравлик сынау үткәрүгә бәйле. Монысы һәркемгә аңлашыла. Тик эш анда гына да түгел — су биреләсе көн дөрес әйтелмәгән, вәгъдә үтәлмәгән. 

Инде барыбызга да мәгълүм: ешрак кайнар суны өзәләр, чөнки кулланучыларга барып җиткәнче су берничә предприятие аша уза. «Татэнерго» АҖ һәм ЦТП арасында төрле дәрәҗәдәге өзүләр була. «ВКиЭХ» АҖ дә ремонт эшләре иң проблемалылардан. Һәм ул эшләр барысы да суны сүндереп тору вакытын арттыра. Монда инде, әлбәттә, һәрберсе үзенең су бирү вакытын үзенчә билгели. Халыкны кайнар су бирелмәве түгел, әнә шул өлкәдәге җаваплы кешеләрнең үз сүзләрендә тормавы күбрәк чыгырдан чыгара. 

«Хәзерге вакытта белгечләр җылылык трассасын казып, торбаларның тишелгән урыннарын ачыклап, аның зарарланган өлешен алыштыру белән шөгыльләнәләр. Шул сәбәпле кайнар су бирү тагын беразга кичектерелә», — дип аңлата «Җылылык челтәре» җитәкчесе урынбасары Рамил Хөснетдинов. Вакытында су бирмәүнең сәбәбе — гидравлик сынаулар барышында торбаларда төзексезлек барлыкка килү. Су магистраль челтәрләрдән квартал челтәрләренә тапшырыла, үз чиратында, ул торбалар да тикшерүләр уза. Шуннан соң гына су йортларга бирелә башлый (югарыдагы график рәсемгә күз сал). Һәм бу процесс берничә көнгә кадәр дәвам итә. Чынбарлыкка туры килмәгән срок куюга карата Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов та үз фикерен белдерде. «Безгә халыкка дөрес мәгълүмат бирергә, тормышка ашырылмаслык вакытлар куймаска кирәк», — диде ул.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә киләчәктә кайнар суны өзүнең срокларын киметү, әлеге проблеманы хәл итү юлларын да әйттеләр. Моның өчен капиталь төзекләндерү күләмен 1,5 проценттан 5-10 процентка кадәр арттырырга; үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү системасыннан баш тартырга һәм кулланучының суны җылылык узелында җылытуына күчергә; ремонтның дәвамлылыгы турында халыкка дөрес мәгълүмат бирергә кирәк. 

Норматив хезмәт итү срогыннан чыгып, җылылык белән тәэмин итү челтәрен һәм «ВКиЭХ» АҖнең капиталь ремонтлау күләмен арттыру мәсьәләне хәл итүнең бер юлы булып тора. Димәк, челтәрнең хезмәт итү вакыты 20 ел булса, ел саен челтәрләрнең 5 процентын үзгәртергә кирәк. Хәзер исә җылы су белән тәэмин итү челтәренең елына 2 проценттан да кимрәк өлеше алыштырыла икән. 

Ә хәзерге кайнар су белән тәэмин итүдәге тотрыксызлыклар мәсьәләсенә килгәндә, күпкә түзгәнне тагын беразга түзәрбез. Башлагач-башлагач, эшләрен җиренә җиткереп башкарсыннар, тагын торбалары тишелеп, кышкы салкыннарда сусыз калырлык булмасын иде. Әнә бит, юлларны төзекләндерү турында беркем бер сүз әйтми: беләбез, барысы да киләчәктә түбәнкамалыларга уңайлы булсын өчен эшләнелә. 

Юллар, дигәннән... Әйе, капиталь төзекләндерелә торган юлларның кайбер өлешләрендә әлегә эш тоткарланып торган участоклар бар. Кайбер тыкрыкларда, кварталларда чокырлы тигезсез юллар да очраштыргалый. Әле быел төзекләндерү планына кертелмичә, ремонтка чират көтүче ишегаллары да бар. Тик бу аларга инде беркайчан да ремонт үткәрелмәячәк дигән сүз түгел. 

«Әкиятләрдә генә барлык эшләр тылсымлы таяк селкеп, күз ачып йомганчы башкарыла. Ә ремонт эшләре планлы рәвештә алып барыла. Әлбәттә, алар беренче чиратта финанс мөмкинлекләренә бәйле. Беркемгә дә сер түгел, шәһәр бюджетында барлык урамнарны, ишегалларындагы юлларны берьюлы төзекләндерерлек акча юк. Шуңа күрә, булган акчага, беренче чиратта аяныч хәлдәге ишегалларын, иң мөһим юлларны ремонтлыйбыз», — дип белдерде шәһәр мэры Рамил Муллин. 

Җитәкче хаклы. Чыннан да, хәтта гаилә бюджетын планлаштырганда да, кесәбездә булган акчага, беренче чиратта, иң кирәкле әйберләрне алырга тырышабыз бит. Монда да, шул ук хәл. Бары тик зуррак масштабта. 

Игътибар иткәнсездер, әле кайчан гына без: «Чокырлы юлларда йөреп машиналар ватыла, шулар аркасында аварияләр килеп чыга», — дип зарланыша идек. Хәзер шәһәрнең төп юллардагы барлык төзекләндерү эшләре тәмамланган микрорайоннарга күз салыйк. Әйе, машина йөртүчеләр әйләнеп үтәргә мәҗбүр булган чокырлар калмады. Ләкин зарланырга барыбер сәбәп табабыз. Кайдадыр, иске асфальт кырылган да, яңасы түшәлмәгән, кайбер участокларда бордюрлар куйганны көтәләр, әле икенче кат асфальт җәелмәгән урыннар да шактый. Ләкин процесс бара бит! Эшчеләр көнне-төнгә ялгап эшли. Юл салуның да гади түбәнкамалылыр белмәгән (яисә белергә теләмәгән?) катлаулы технологиясе бардыр, әлбәттә. «Юл салу техникасын көн саен шәһәрнең бер башыннан икенче башына күчереп йөртү дә, гамәлгә яраклы эш түгел. Бу күп вакыт, финанс һәм өстәмә мәшәкатьләр таләп итәр иде. Шуңа төп юллардагы барлык төзекләндерү эшләре билгеләнгән технология белән һәм тиешле тәртиптә алып барыла», — диде Рамил Хәмзә улы. 

Инде күпләрнең эчен пошырган ишегалларын төзекләндерү эшләренә әйләнеп кайтыйк. Алар «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндереләләр, үзгәртеп корылалар. Сүз дә юк, максатчан программа булгач, аз да түгел, күп тә түгел, билгеле бер күләмдә акча бүлеп бирелә (аның күләмен газетаның алдагы саннарында берничә мәртәбә язган идек). Шул акча хисабына, махсус комиссия кайсы ишегалларын ремонтларга кирәклеген тәгаенли. Иң беренче чиратта, ишегалдының, андагы юлларның гомуми халәте исәпкә алына. Бу хакта шәһәр хакимияте һәрчак үзенең ачык фикерен белдерә. Әлеге эшләр хакында без газетада әледән-әле хәбәр итеп торабыз. 

Әйе, барысы да, шәһәрдәшләребезгә уңайлыклар тудыру өчен эшләнә. «Шәһәребезне ямьләндерүгә, уңайлыклар тудыруга бүгенге хәлне аңлап, барыбыз да бердәм тотынсак, вакытлыча кыенлыкларны җиңәрбез», — диде шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев