Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Юрист эссе көннәрдә кайсы очракта эш сәгате кыскарырга тиешлеген аңлатты

РФ Хезмәт кодексы эш бирүчеләрне үз хезмәткәрләренең сәламәтлек өчен мөмкин кадәр куркынычсыз шартларда һөнәри бурычларын үтәү өчен чаралар күрергә мәҗбүр итә.

Эш бирүче эссе көннәрдә бинада билгеле бер шартларны тәэмин итә алмый икән, ул хезмәткәрләрнең эш көнен кыскартырга тиеш, дип сөйләде Sputnik радиосына биргән интервьюсында юрист Олег Бабич, дип яза «Татар-информ» РИА Новостига сылтама белән.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы эш бирүчеләрне үз хезмәткәрләренең сәламәтлек өчен мөмкин кадәр куркынычсыз шартларда һөнәри бурычларын үтәү өчен чаралар күрергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, җәйге эсседә, хезмәт бинасында температура 28 градустан артып китсә, эш көнен кыскартырга кирәк, дип билгеләп үтте Бабич.

«Стандарт эш көне озынлыгы саклана торган чик нормасы — 28 градус. Әгәр бүлмә температурасы бу чиктән 0,5 градуска артып китсә, эш көнен бер сәгатькә кыскартырга кирәк. Әгәр һава 29 градуска кадәр җылынса, ике сәгать. 30,5 градус температурада — дүрт сәгатькә», — дип аңлатты ул.

Кагыйдә буенча, әгәр бинада температура нормадан югарырак булса, эш бирүче хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтү турында кайгыртырга тиеш, диде Бабич. Юрист сүзләренчә, норматив актлар эшчеләрне эссе һава торышында эчәр су белән тәэмин итәргә куша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев