Югалган баланы ничек табарга: поисковиклар Түбән Кама халкына 200дән артык белешмәлек таратты
Акция «Гаилә» паркында үтте.
Югалган балалар көнендә, 25 майда, «След» эзләү отряды волонтерлары «Гаилә» паркында акция үткәрде. Алар бала югалган очракта ата-аналарга нишләргә кирәклеген аңлаткан 200дән артык мәгълүмат буклетлары тараттылар. Бу хакта «След» ирекле эзләү-коткару отрядының социаль челтәрләрдәге төркемендә хәбәр ителә.
Шулай ук отряд волонтерлары чисталыкны, тугрылыкны, мәхәббәтне, шулай ук якты хәтерне символлаштырган зәңгәрсу төстәге 100 дән артык тасма өләште.
10 ел эчендә эзләү-коткару отрядына балаларның югалуы турында 200дән артык гариза бирелгән, ә 2023 ел башыннан 20 мөрәҗәгать булган. Быел югалган барлык балалар да табылды. Отряд вәкилләре мөрәҗәгатьләр саны арта дип билгели.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев