Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Ишегалларын яңарта башладылар

Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзекләндерү эшләренә керештеләр.

Иң беренчеләрдән булып Зур Афанас авылындагы һәм шәһәрнең Менделеев урамындагы 2 нче, 4 нче йорт ишегалларын төзекләндерә башладылар. 

Без килгән вакытта 4 нче йортның ишегалдында махсус техника асфальтның өске катламын кыру белән шөгыльләнә иде. Машиналары җырлап кына эшли. Санаулы минутларда фреза машинасы асфальтны вак ташларга әйләндереп, валчыкны "КамАЗ«га төяп бара. Алдарак шул ук эшләр Менделеев урамындагы 2 нче йортта башкарылган. Шәһәрдә бу быел ремонт башланган иң беренче ишегалды. Техника монда 2 апрельдә үк эшли икән инде.

Халык бу үзгәрешләрне инде күптән көткән. Бүгенге вакытта монда юл өслеген, шул исәптән тротуарларны һәм бордюрларны сүтәләр. Бу эшләргә биш берәмлек техника, өч төягеч экскаватор һәм ике үзбушаткыч «КамАЗ» җәлеп ителегән. «Биредә без халык белән алдан килешенгән схема буенча эшлибез. Бу ишегалдында яңа балалар мәйданчыклары булачак, машина кую урыннары һәм керү юллары киңәйтеләчәк. Асфальт җәю эшләреннән соң кече формалар — утыргычлар, чүп савытлары урнаштырылачак», — дип сөйләде участок мастеры Динар Гыйләҗев. 

Билгеле, ремонт эшләре вакытында ишегалдында техника тавышы да, пычрак та җитәрлек була. Вакытлыча уңайсызлыкларны халык аңлап кабул итә. Эшчеләр көн дә 12 сәгатьлек режимда, иртәнге җидедән хезмәт куя. Төягеч экскаватор йөртүчесе Николай Ершов бу өлкәдә инде 50 елга якын эшли икән. Шул вакыт эчендә йөзләгән ишегалдын төзекләндерергә ярдәм иткән. «Эш яхшы бара, командабыз әйбәт, эшләрне бик төгәл башкарабыз. Без инде күп еллар бергә эшлибез. Төп бурыч — ишегалдын иске юл катламыннан арындыру. Аннары егетләр яңасын салуга керешәчәк. Алар күптән әзер, безнең эшләрне тәмамлаганны гына көтеп торалар», — ди экскаватор йөртүчесе. 

Быел шәһәрдә барлыгы 44 ишегалды төзекләндереләчәк. Шунысы мөһим, бу эшләр җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын, үзәк җылылык пунктларын капиталь ремонтлау эше белән беррәттән алып барылачак. «Татэнерго» оешмасы бу юнәлештә шәһәрдә бик күләмле эшләр башларга тора. «Ишегалларын ремонтлау билгеле бер план буенча бара. 21 апрельдә безгә «Татэнерго» оешмасы да кушыла. Инженерлык системаларын зур күләмдә алмаштырырга кирәк булган очракта, ул ишегалларына башта әлеге оешма керәчәк. Аннан соң гына без үз эшебезгә керешәчәкбез. Ә инде җылылык һәм кайнар су системаларын алмаштыру эшләре белән бергә алып бара алган очракта, алар белән параллель рәвештә эшләячәкбез», — дип аңлатты муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең тораккоммуналь хуҗалык буенча урынбасары Максим Парамонов. 

Гомумән алганда, Түбән Камада 2025 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында барлыгы 53 ишегалды, ягъни 83 күпквартирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк. Шул исәптән, Зур Афанас авылында — 4, Трудовойда һәм Кама Аланы бистәсендә — 2шәр, Иске Чишмә авылында 1 ишегалды яңартылачак.

Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев