Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Иң яхшы укытучыларга премияләр санын арттырдылар

Мишустин шул турыдагы карарга кул куйган.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр санын арттыру турында карар имзалады. Конкурста җиңүчеләр саны 1 000 нән 1 250гә кадәр җитәчәк. Бу турыда «ТАСС» ка сылтама белән Татар-ифномр хәбәр итә. 

«Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү конкурсында җиңүчеләр саны 2023 елдан башлап 1 000нән 1 250 кешегә кадәр артачак. Бу хакта карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», — диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, бәйге төбәк дәрәҗәсендә үткәрелә, җиңүчеләр 200 мең сум күләмендә премия ала. Аны бирүнең төп критерийлары: укытучының үз методик эшләнмәләре булу, укучыларының нәтиҗәләре һәм казанышлары, төрле категорияле укучылар белән адреслы эш, мәсәлән, инвалид балалар белән.

Конкурста белгечлеге буенча өч елдан артык эшләүче укытучылар катнаша ала. Ел саен премия алуга бөтен Россиядән дүрт меңгә якын педагог дәгъва итә. Конкурс 2006 елдан бирле үткәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев