Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Илгә килгәнне — ил белән!»

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Түбән Кама муниципаль районыннан 50 миллион сумга 40 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.

Бердәмлеккә зур сынау
Махсус хәрби операциягә ирен яки улын озатканнар гына түгел, бүгенге көндә һәркайсыбыз имәндәй нык ир-егетләребезнең махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп яши.

Без сугышны киноларда гына күреп, китапларда гына укып үскән буын вәкилләре. Җир шарының әле бер, әле икенче почмагында сугыш хәрәкәтләре кабынып киткәндә кайчан да булса мондый афәт безгә дә кагылыр дигән уй башка да кереп карамаган чаклар бар иде. Тик бөркеттәй ирегетләребез башта Чечен җирендә башын салганда бер шомлансак, хәзер инде ике тугандаш халыкның үзара тыныша алмавы үзәкне өзә.

Инде менә сигез ел Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының мөстәкыйль дәүләт булу хокуклары тыныч юл белән хәл ителә алмый. Үзара сөйләшүләр нәтиҗә бирмәгәч, Россия хөкүмәте узган елның 24 февралендә махсус хәрби операция үткәрү турындагы карар чыгарды. Соңрак, Бөек Ватан сугышыннан соң беренче мәртәбә, өлешчә мобилизация игълан ителде. Хәер, мобилизация башланганчы ук инде, күп кенә ир-егетләребез «Илгә килгәнне — ил белән күтәрергә кирәк», — дип, үз теләкләре белән хәрби операциягә киттеләр. 

Күңел җылысын кушып.. 
«Ничек икән анда ир-егетләребезнең хәлләре? Өсләренә кар-яңгыр яумыймы, киемнәре җылымы, ашарларына җитәрлекме? Менә шушы сораулар күпләребезнең җаннарын телгәли. Шөкер, бөек Тукаебыз язгандай «Без тынычта аттай эшлибез, Без сугышта арысландай көчлебез», генә түгел, авырлык килгәндә, бердәм дә була алабыз. Күргәнегезчә, кешеләр арасында бер-берсенә карата ярдәмчеллек артты, патриотик рух көчәйде. Хәрби операция башлануга, бердәм булып, хәрбиләргә ярдәм итү башланып китте. Үзебезнең хәрбиләрдән тыш, Украинаның Донецк, Луганск, Лисичанск һәм башка шәһәрләренә дә гуманитар ярдәм җибәрелде. Хәрби операция башлангач та, андагы хәрбиләргә үзенең кулыннан килгән кадәр ярдәм итмәгән кеше юктыр арабызда. Хәтта пенсионер әбиләребез дә пенсияләреннән хәрбиләргә кирәкле көндәлек әйберләр, дарулар сатып алырга үз өлешләрен керттеләр. Хатын-кызларыбыз кичләрен җыелып, җылы оекбаш-бияләйләр бәйләде, токмач кисте, бергәләп җыелып хәрби зонага маскировка челтәрләре үрде, кулларыннан эш килгән ирләребез мунчалар ясады.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Түбән Кама муниципаль районыннан 50 миллион сумга 40 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән. Махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең күңеле тыныч булсын өчен аларның гаиләләре игътибар үзәгендә. Мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына 1200 транспорт картасы бирелгән, 208 кеше медицина ярдәме алган, 50 гаилә утын белән тәэмин ителгән һ.б. Җәйге чорда сәламәтләндерү лагерьларында хәрбиләрнең 98 баласы ял иткән. Моннан тыш, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә. Мәшгульлек хезмәте аша 9 түбәнкамалы, шулай ук 28 балигъ булмаган яшүсмер эшкә урнаштырылган. 

«Беркем дә онытылмас» 
Һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән шәһәребездә киләчәктә махсус операция барышында һәлак булганнарга мемориаль комплекс булдырырга планлаштырылуы һәм шәһәр мэры Рамил Муллин җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шул хакта сөйләве турында газета битләрендә язган идек инде. «Безнең бурыч — быел һәм киләсе елда каһарман ир-егетләребез истәлегенә комплекс ясау. Әлегә аны «әфганлылар» мемориаль комплексы янында урнаштыру тәкъдиме бар. Ата-аналары белән тагын бер тапкыр киңәшләшербез, әгәр бу тәкъдим хуплау тапса, шәһәрдәшләребезнең гомуми фикер алышуына чыгарырбыз һәм якын арада моны эшләргә тырышырбыз дип уйлыйм», — диде шәһәр һәм район башлыгы. 

Ярдәмебезне тойсыннар
Түбән Камада махсус операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча биш пункт эшли. Анда беренче кирәкле ашамлыклар һәм товарлар, гигиена чаралары, кием һәм аяк киемнәре алып килергә мөмкин. Түбән Каманың барлык ваемсыз булмаган кешеләре дә ярдәм күрсәтә ала. 

Төп пунктлар микрорайонның иҗтимагый үзәгендә Химиклар проспектындагы 72б һәм Студентлар урамындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, 9 нчы йортта урнашкан. Шулай ук пунктлар Корабельная урамындагы, 20, 40 һәм Шинчылар проспектындагы, 25а йортларында да бар. 

Безнең Ватаныбыз берәү генә, начармыяхшымы без шушы илдә яшибез, күпләребез тамырларыбыз, кендек каннарыбыз белән шушы җиргә береккән. Ара-тирә зарлангалап алсак та, күбебезгә туган илебезне ярату ана карынында ук, ана сөте белән кергән. Шуңа күрә дә чит-ят имеш-мимешләргә бирешмичә, бердәм булып, илебезнең бөтенлеге саклауга өлешебезне кертсәк иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев