Ярларны тоташтырган күпер
Мәскәү-Казан-Екатеринбург тиз йөрешле юлында Кама елгасы аша күпер төзелеше тулы куәтенә бара. Елга эчендәге терәкләрне төзү бик күп вакыт таләп итә.
Хәзерге вакытта терәкләрнең берсен сафка бастырганнар диярлек, инде калган алты терәкне төзиләр. Эш тәүлек әйләнәсе бара. Монда 22 эстакада терәге һәм елга юлы эчендә 7 терәк булачак. Соңгыларын төзү бик күп вакыт таләп итә. Һәр терәк 36 баганада тора. Иң түбәнге терәкнең биеклеге 20 метрдан артык, ә иң югарысы — каршы яр янындагысы — 51 метр тәшкил итә.
Процессны тизләтү өчен бер үк вакытта ике бораулау җайланмасы эшли. Мондый технология беренче тапкыр кулланыла һәм нигез салу вакытын ике тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә. Төзүчеләрнең тагын бер яңалыгы — «ноу-хау» — хәрәкәтле форма (опалубка) куллану. Бу ысулны Тольяттида күпер төзегәндә кулланганнар инде.
«Хәрәкәтле форма опалубка җыюны һәм тәүлегенә 2 метр җитештерүчәнлек белән өзлексез бетонлаштыруны күздә тота. 16 метрдан 36 метрга кадәр биеклектәге терәкләр бетонлаштырылачак», — дип аңлатты «Дороги и мосты» АҖ филиалы проекты җитәкчесе урынбасары Марс Юлтыев.
Төзелештә бары тик үзебезнең илдә җитештерелгән материаллар гына кулланыла. Металл конструкцияләрне — Белгород заводы, бетонны җирле җитештерүчеләр бирә. Барлык кирәкле детальләрне су аша китерәләр. Әле тагын 10 мең тонна йөк кайтартырга кирәк икән.
«Металл конструкцияләрне җыю һәм төзелеш өчен ярдәмче мәйданчык әзерләү инде башланган. Аның әзерлеге — 75 процент», — дип хәбәр итте «Волга-Вятскуправтодор» ФКУ начальнигы урынбасары Тимур Хафизов.
Төзелеш мәйданчыгында барлыгы 50 дән артык берәмлек техника һәм 400 гә якын кеше эшли. Күпләр Кырым күпере төзелешендә катнашкан. Монда хәтта үзләренең төзелеш флоты да бар.
«Суднолар йөрүен тәэмин итү һәм елганы суднолар йөрешенә тулысынча киртәләмәс өчен флот, ягъни краннар, материаллар ташу өчен баржалар кулланыла», — дип сөйләде җитештерү бүлеге инженеры Александр Евдокимов.
2024 елның июлендә йөзә торган бетон заводы киләчәк. Ул икенче, өченче һәм дүртенче терәкләрне төзегәндә кирәк булачак. Шунысын да искәртик, әлеге объектны төзү 23 миллиард сумга төшә. Бу күпер Чаллыда М7 трассасы участогын бушатырга гына түгел, ә Татарстан башкаласына кадәр юлны 1 сәгатькә кыскартырга да ярдәм итә. Казан-Екатеринбург тиз йөрешле юлның бу өлешеннән тәүлегенә 25 мең машина үтәчәк.
Вера Муратова
Фото ntr-24.ru. сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев