Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Һәр фатирдан плюс 1800шәр сум». ТКХ квитанциясенә 1 июльдән яңа түләү графасы кертеләчәк

Квитанцияне йорттагы хәлгә карап түләргә кирәк булачак.

Россиялеләргә коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр. Июль аенда ук күп кенә милекчеләргә килгән квитанцияләрдәге бу яңа юлны яңача түләргә кирәк булачак. Ә гадәттәгеләрдән тыш өстәмә чыгымнар бер фатирдан якынча 1800 сум тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Юрист Ирина Сивакова сөйләвенчә, яңа түләү кагыйдәләре күптән түгел генә коммуналь хезмәтләргә, гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) кагылган. Бу торак йортны тәэмин итүгә тотылган барлык коммуналь ресурсларны үз эченә ала.

Мәсәлән, гомуми суммага җыештыручылар подъездларда идәннәрне юганда сарыф иткән су, шулай ук подъездларда яктылык һәм лифтны эшләтүче электр энергиясе керә.

Шул ук вакытта күптән түгел безнең илдә мондый хезмәт өчен түләүнең яңа кагыйдәләре эшли башлады. Әгәр элек идарәче оешмаларга, һәркем өчен бердәм тарифны раслап, торакчылардан артык акча алуны тыйсалар, хәзер барысы да башкача булачак. Түләүләр сарыф ителгән ресурсларның төгәл күләме буенча исәпләнәчәк. Ә бинада гомумйорт счетчигы булмаса, сумма нормативлардан чыгып исәпләнәчәк.

Башта перерасчетны беренче квартал дәвамында узган ел нәтиҗәләре буенча исәпләү планлаштырылган иде. Әмма соңрак төзәтмәләр кертелеп, идарәче компанияләргә яңадан исәпләүләрне әкренләп, айлар дәвамында бакшарырга рөхсәт ителде. Шуңа күрә июль аенда ук инде күпләр үз квитанцияләрендә яңа саннар күрә алачак.

Өстәвенә, билгеләнгән кагыйдәләр буенча, йорт ресурсларны азрак кулланганы ачыкланса, түләүләр азрак та, күбрәк тә булу мөмкин. Ләкин экспертлар түләүләрнең кимүен көтәргә кирәкми дип белдерә, күпчелек төбәкләрдә, киресенчә, милекчеләренең чыгымнары артачак кына. Юрист Владимир Наумкин сүзләренчә, сүз елына 20 мең сумга якын сумма турында бара, ягъни бер ай эчендә бу бер фатирдан 1800 сумга якын булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев