Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Геройлар» премиясе дә булдырылган

Бу көннәрдә (7-9 сентябрьдә) Түбән Камада инде традициягә әверелгән «Кама бризы» төбәк телекомпанияләре фестивале бара.

Ул беренче тапкыр 2021 елда оештырылган иде. Быел исә бөтен республикадан җыелган катнашучылар җиде номинациядә иң яхшы исем өчен көч сынашалар. Алар арасында иң дәрәҗәлесе — Александр Комаров исемендәге «Геройлар» премиясе. 

А. Комаровның тавышын түбәнкамалылар 15 ел дәвамында тыңладылар. Телевидениедә ул үзенең экранга чыгуын түземсезлек белән көткән үз тамашачысын тапты. 

Соңрак Саша, кешеләргә ярдәм итү, аларның проблемаларын тыңлау, аларны хәл итү, яхшы хәлләр турында сөйләп, тапшыруларны караучыларны шатландыру үзе өчен иң яраткан эш булуы турында әйткән иде. Аның махсус операция зонасына барырга карар кылуына нәкъ менә шул — кешеләр файдасына хезмәт итү теләге этәргеч биргәндер дә. 

Алтынчы февральдә Александр алган яраларыннан һәлак булды. Аның хатыны һәм кызы калды. Гаиләсе шундый ачык, кыю һәм сизгер журналистның исеме кешеләр күңелендә мәңгегә истә калуын бик тели. 

«Үзләренең солдатларын һәркем көтеп алсын иде. Мин менә махсус хәрби операция турында интервью алдым, солдатның сугышчан рухы һәм кәефе аның тылының нинди булуына бәйле икәнен аңладым», — дигән иде Александр Комаров үзенең соңгы интервьюсында. 

«Геройлар» премиясе җиңүчеләрен махсус операция барышында Татарстан журналистлары әзерләгән материаллар нигезендә сайлаячаклар. Бу республика төбәк телекомпанияләре фестиваленең дүрт яңа номинацияләреннән берсе. 

Шулай ук быел катнашучылар: видеомонтаж сәнгате, балалар журналистикасы һәм мобиль репортер категорияләренә кагылышлы эшләрен дә тәкъдим иткәннәр. Соңгы номинация өчен катнашучылар үз хезмәтләрен фестиваль барышында иҗат итәләр.

Быел яшь журналистлар өчен аерым осталык дәресе оештырылды. Тыңлаучылар арасында Түбән Каманың «Яшь журналист мәктәбе» укучылары да бар.

«Кама бризы» фестиваленең өченче тапкыр узуы. Ул традицион рәвештә «Камский Артек» лагеренда үтә. Катнашучыларны өч көн дәвамында бик күп чаралар, шул исәптән республика, федераль телекомпанияләр, видеостудияләр һәм интернетбасмалар хезмәткәрләренең осталык дәресләре дә көтә. 

Фестивальнең оештыручылары — «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, Түбән Кама администрациясе һәм НТР медиахолдингы.

Анжелика Степанова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев