Эшлим дисәң, эш бар...
Түбән Кама муниципаль районында монтажчылар, машина йөртүчеләр, эретеп ябыштыручылар, тәрбиячеләр, табиблар, укытучылар һәм шәфкать туташлары җитми.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Каманың Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ирина Герасименкова шул хакта сөйләде.
Аның чыгышы буенча, хәзерге вакытта эшсезлек дәрәҗәсе 0,62 процент тәшкил итә икән.
Мәшгульлек үзәгендә 991 эшсез исәптә тора. Вакансияләр арасында иң күп кирәкле эшче һөнәрләр — монтажчылар (232 эш урыны), алардан кала — автомобиль йөртүчеләр (135 эш урыны), эретеп ябыштыручылар (135 эш урыны). Белгечләр турында сүз алганда иң кирәклеләре — тәрбиячеләр (126 эш урыны), табиб (123 эш урыны), шәфкать туташы (42 эш урыны), укытучы (39 эш урыны).
Узган ел 2796 кеше үзәк ярдәмендә эшкә урнашкан. Эш эзләүчеләргә ярдәм йөзеннән төрле чаралар да еш үткәрелә. Әйтик, 2022 елда 27 эшсез граждан эшкуарлык эшчәнлеге оештырган. Укудан буш вакытында балигъ булмаган 1309 граждан эшкә урнаштырылган. «Беренче эш урыны» программасы буенча урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган 12 кешегә эш табылган. «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 50 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк түбәнкамалылар, пенсия алды яшендәге кешеләр, бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала. Боларга өстәп эш урыннары вакансияләре ярминкәләре уздырылып тора, ярминкәләр ярдәмендә 1333 кеше эш тапкан.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өчен сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе өстенлекле булып кала.
Кайсы һөнәрләргә кытлык икәнен карадым да, уйга чумдым. Әйе, яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе юк диярлек. Чөнки заман блогерлар, җырчылар, психологлар һәм «светская львица» лар кулында. Телевидение күрсәткән һәр тапшыруда шушы пропаганда алга сөрелгәндә кемнең монтажчы булып кышкы салкыннарда тилмереп эшләп йөрисе килсен?..
Шулай ук педагогия институтлары, көллиятләре ел саен күпме укытучылар, тәрбиячеләр әзерләп чыгара. Үзебезнең шәһәрдә үк педагогия көллияте гөрләп эшләп тора. Тик кулларына диплом алган кызлар һәм егетләрнең укытучы да, тәрбияче дә буласылары килми. Югыйсә, әлеге белгечләрнең эш хаклары начар түгел. Шушы ук сүз табиблар һәм шәфкать туташларына да кагыла.
Узган ел гына педагогия көллиятен тәмамлаган Алсу (исемен үзгәрттем) сәүдә үзәкләренең берсендә сатучы булып эшли. «Әни кыстаганга гына укытучылыкка укыдым. Мәктәпкә аяк та басасым юк. Ул балалар белән чиләнгәнче, мин кибеттә утырам, акчасы да ким түгел», — дип җавап бирде ул.
Илнар узган ел шәһәр көллиятләренең берсендә «аппаратчы» һөнәренә укыган. Тик, дипломында «яхшы» билгеләре генә булган егет берничә заводка барып караса да, эшкә алырга ашыкмаганнар икән. Әңгәмә узарга баргач: «Беренчедән, безнең сине өйрәтеп утырырга вакыт юк, бүген үк үзең мөстәкыйль эшли аласың икән — рәхим ит! Икенчедән, сине эшкә алсак — армиягә барасың бар», — дип ишеккә күрсәткәннәр. 18 е яңа тулган егет ничек өйрәтүче-киңәш бирүчедән башка эшләп китә алсын? Бу хакта уйлаучы юк.
Миләүшәнең кулында табиб дипломы. Тик ул да белгечлеге буенча ике генә ел эшләгән. «Язу-сызу мәшәкатеннән туйдым. Бер авыруга төрле кәгазьләр тутырырга кирәк. Бюрократия дә баштан ашкан», — ди ул. Дөрес, ул хәзер түләүле кабинетларның берсендә шәфкать туташы-администратор булып утыра. Җаваплылыгы азрак, ди.
Менә шул, җәмәгать! Укытучылар һәм тәрбиячеләр җәмгыятебездә иң хокуксыз кешеләр. Аларны кем тели — шул начар сүзләр белән мәсхәрәли, дәрестә укучылар тыңламый. Ә кисәтергә, дәрестән куып чыгарырга ярамый. Баланың хокукы бозыла!
Сүз дә юк белгечләрне эшкә тарту максатыннан төрле кызыксындыру чаралары шактый үткәрелә. Әнә, эшкә килгән яшь табибларга бушлай квартир бирәләр, акчалата компенсация түләнә. Тик югары белемле белгеч тә «акыллы» — билгеле бер вакыт үтүгә, китеп тә барырга мөмкин.
Ә бәлки кечкенә балаларны матур уенчык белән кызыктырып алдаган кебек уен уйнамаска, ә эш кешесенең, кирәкле һөнәр ияләренең җәмгыятьтәге ролен үстерергә кирәктер. Совет заманындагы тапшырулар һәм кинофильмнардагы кебек...
Автор фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев