Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов НХТИ студентларына исемле стипендияләр тапшырды

Шулай ук ул яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

НХТИда Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов югары уку йорты студентлары белән очрашты. Ул яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, алдынгы биш студентка исемле стипендия тапшырды.

Олег Морозовның Түбән Камага, бигрәк тә НХТИГА визиты инде яхшы традиция буларак кабул ителә. Студентлар депутат белән тигез дәрәҗәдә аралашырга, дулкынландыргыч сораулар бирергә, илнең хәзер ничек яшәве турында сөйләшергә мөмкинлек көтә. 

Олег Морозов студентлар белән илебезнең нинди катлаулы чор кичерүе турында сөйләште. Илебезнең киләчәге кайсы юнәлештә үсәчәк, нинди законнар кабул итәргә планлаштыралар, безне нинди фәнни-техник алга китешләр көтә — очрашуда катнашучылар шулар турында да фикер йөртте.

Инде күркәм традиция буенча Олег Морозов укуда уңышларга ирешкән һәм уку йорты тормышында актив катнашкан биш студентка исемле стипендия тапшырды. Түбән Камага визиты барышында Дәүләт Думасы депутаты шулай ук «Түбән Кама районының яшь сайлаучылар клубы» әгъзалары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активы белән очрашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев