Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Чит ил кешеләре һәм хатын-кыз медик Түбән Камадан махсус операциягә китте

Хезмәтне алар барлык округлар подразделениеларында, флотта узачак, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашачак.

Контракт буенча хәрби хезмәткәрләрнең чираттагы командасы, ә бу 8 кеше, Түбән Камадан хезмәт урыннарына китте. Алгы сызыкка китүчеләр арасында ике чит ил гражданы, шулай ук хезмәт узу урынына юл тоткан хатын-кыз-медик та бар.

Хезмәтне алар барлык округлар подразделениеларында, флотта узачак, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашачак. Кичә иреклеләрне аларның туганнары һәм якыннары, шәһәрнең хәрби комиссары, дин вәкилләре һәм «Сугышчан туганлык» вәкилләре озатты.

«Менә алар, тиздән Россия Кораллы көчләре сафларын тулыландырачак сигез кеше. Алар барысы да контрактка имза куйган. Алар бабаларыбыз кебек тарихка кереп калачак», — диде шәһәр һәм район хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.

Туганнары үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте.

«Ул озак әзерләнде, анда барырга теләгәнен әйтте. Мин каршы идем, ел ярым үтте һәм ул «мин анда булырга тиеш» диде. Кемдер Туган илне сакларга тиеш», — дип сөйләде контрактчының сеңлесе Мария Галова.

«Йөрәктә, барлык аналарныкы кебек үк, борчу, билгесезлек, газап. Барыннан да элек өмет. Улымның китүе минем өчен шок булды. Чөнки ир-ат ниндидер кыенлыклар белергә, үз тормышының һәм, мөгаен, үз гаиләсенең мәгънәсен аңларга тиештер», — дип саный хәрби хезмәткәрнең әнисе Тамара Галова.

Күпләр фронтка әтисе, дусты, абыйсы яки улы артыннан баруларын сөйли, чөнки читтә кала алмыйлар.

«Уяндым да, мин анда булырга тиеш дигән карарга килдем. Хатын, әни, кияү шок хәлендә. Мин куркак түгел, мин бу проблемаларны җиңел кичерәм. Хатын аңламас дип курыктым, ә аңлады. Бу иң мөһиме», — диде контрактчы Дмитрий Клинов.

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 млн сумга кадәр акча бирелә.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев