Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Блогер Рөстәм Нәбиев Түбән Кама пенсионерына электр белән идарә ителә торган инвалид коляскасы бүләк итәчәк

Очрашу «Җәлил» комплексы янындагы мәйданда 13 сәгатьтә узачак.

Блогер Рөстәм Нәбиев Түбән Кама пенсионеры Фаяз Кашаповка электр белән эшләүче инвалид коляскасы бүләк итәргә җыена. Шул максаттан ул шәһәргә иртәгә, 20 июньдә киләчәк.

Блогерның безнең шәһәргә килүе турында DFM-Нижнекамск радиостанциясе җентекләп белеште.

85 яшьлек Фаяз Кашапов 2022 елда коронавирустан соң аягын югалта. Шул вакыттан бирле ул гади инвалид коляскасында йөри. Аның турында постны Түбән Камада популяр блогер Альбина Исмаева үз битендә урнаштыргач, аңа Рөстәм Нәбиев язган. Ул аңа электр белән идарә ителә торган коляска сатып алачагын ышандыра.

Рөстәм Нәбиев белән Фаяз Кашапов катнашында очрашу «Җәлил» комплексы янындагы мәйданда 13 сәгатьтә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев