Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Берләшергә һәм булышырга: Түбән Камада этләр приютына ярдәм кирәк

Приютта хәзер 142 эт бар.

Түбән Каманың «Добрые руки» приютына ярдәм таләп ителә. Хәзер анда этләр өчен ризык юк диярлек, клиника алдында да бурычлары зур. 

Ике эшче берьюлы 142 этне тәрбияли. Хәзер аларның проблемалары күп: ветклиника алдындагы бурычларны капларга, вольерлар авария хәлендә, имеш-мимеш, һәм хәтта янаулар белән дә көрәшергә кирәк.

Ә күптән түгел, сәбәпләрен дә аңлатмыйча, аларга азык-төлек калдыкларын җибәрми башлаганнар. НТР медиахолдингы беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды һәм 40 килограммга якын коры азык тапшырды.

Хәзер приют яңа этләрне үзендә сыендыра алмый, чөнки аларны асрау өчен акча юк. Шуңа күрә оештыручылар ярдәм сорап чаң кага. Әгәр приют күбрәк этләр асрый алса, аларга хуҗа да тизрәк табылыр, урамда сукбай этләр дә кимер иде. 

«Әгәр кемнеңдер сораулары булса, кемнеңдер дарулар сатып алырга көченнән килә икән, һәрвакыт минем белән элемтәгә керә аласыз, мин хәлне аңлатырмын. Сез монда һәрвакыт килә аласыз. Гайбәт һәм имеш-мимешләрне тыңламагыз, кешеләр гел киләләр, җыештырырга булышалар. Кызганычка, алар бик аз һәм алар гел бер үк кешеләр. Эт алырга теләп тә, моны булдыра алмыйсыз икән, сез приютка килеп күңелегезгә ошаган этне сайлап ала аласыз, аның янына килеп йөрергә, ашатырга, йөрергә алып чыгарга мөмкин. Без моның өчен һәрвакыт ачык», — дип сөйли «Добрые руки» приюты җитәкчесе Оксана Калашникова.

Мөрәҗәгать иткәннән соң, Түбән Кама кешеләре активрак булыша башлый, ләкин бу ризык бер атнага җитәрлек кенә була. Хәзер приютка коры азык, ярмалар, ит продуктлары, шулай ук акчалата ярдәм кирәк. Сораулар белән 8 (937) 001-01-16 (Оксана) телефонына шалтыратырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев