Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Батырларның исемнәре онытылмый

Түбән Камада Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган истәлекле акция узды.

Шәһәребездә ул көн күп еллардан бирле билгеләп үтелә. Ветераннар, һәлак булган солдатларның әти-әниләре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, махсус хәрби операция сугышчылары һәм битараф булмаган башка түбәнкамалылар, үз геройларының портретларын тотып, сафларга тез елеп, ур амнардан үтәләр. 

Портретларда — йөзләгән таныш йөзләр һәм алар арасында безнең НТР журналисты — батыр солдат Александр Комаровның да мөлаем йөзе күренә. Аның махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булуы турында белмәгән түбәнкамалы юктыр. Ә бу көнне Александр туган шәһәре буйлап, үзе кебек Ватан өчен гомерләрен биргән башка геройсолдатлар белән янәшә үтте. 

«Мондый акция балаларыбыз батыр кардәшләребезне һәм әтиләребезне онытмасыннар, истә тотсыннар өчен кирәк», — дип, үз фикерләрен белдерделәр Рәкыя һәм Кафил Рәхимовлар. 

Шәүкәт Маняповның туганнары да үзләренең батыр кардәшләре белән горурлана. Кече сержант Маняпов Украинада махсус операция вакытында һәлак булган иде. Аңа хәзер мәңге 28 яшь. Бу йөрешкә аның әтисе һәм энесе килгән. Һәрберсенең кулында — батырның портреты.

«Мондый искә алу көннәре һичшиксез булырга тиеш. Оештыручыларга рәхмәт, яхшы әзерләнгәннәр. Сугышчылар һәм Ватанны саклаучылар онытылмасын!» — диде Шакир Маняпов. 

«Бу акция «Хәрби кардәшлек» оешмасының Түбән Кама бүлеге инициативасы белән локаль сугышларда — Әфганстанда, Чечняда, Сүриядә, махсус хәрби операциядә һәм башка хәрби конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә үткәрелде», — дип аңлатты Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков... 

Ике йөз кешедән торган колонна, кайнар нокталарда, сугыш хәрәкәтләрендә һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларның портретлары белән, Яшьлек урамыннан сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә кадәр барды. Аларны Түбән Кама байкерлары озатып йөрде. 

«Без патриотизм рухында тәрбияләндек, күп кенә егетләребез армиядә кайнар нокталарда хезмәт итте. Бу истәлек йөрешендә катнашырга рәхәтләнеп ризалаштык, чәчәкләр сатып алдык. Ватан өчен һәлак булганнарны хөрмәтлибез», — дип сөйләде байкер Илнар Абукаев. 

Һәйкәл янындагы митинг барышында сугышчыинтернационалистларга — Батырлык орденнары, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнарына «Хәрби казанышлары өчен» медальләре тапшырылды. Портретлардан карап торучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

«Кайтмый калганннарны искә төшереп, башыбызны иябез. Төрле җирләрдә Ватанны саклаган кешеләргә «рәхмәт» әйтәбез. Дошманнар кайчан гына һөҗүм итмәсен, аларның максаты бер генә — территорияне тартып алу. Бүген дә егетләребез Ватанны саклый. Аларның исән-сау кайтуларын телибез», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников. 

Фото e-kama. ru сайтыннан.
Анастасия Шакирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев