Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Бала — төп пассажир!»

Узган атнада Татарстан каласында бер яшьлек сабый авариягә эләгеп, җәрәхәтләр алган.

Аның әти-әнисе, юл кагыйдәләрен бозып, балаларын кулларында гына утыртып йөрткәннәр. Бу очрак беренче түгел шул. 

Ел башыннан нәниләр катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда, кызганычка, өч бала һәлак булган, 86 сы — төрле җәрәхәтләр алган. Юл корбаннарын искә алып, бөтен Татарстанда бу атнада «Бала — төп пассажир!» дип аталган күләмле мөһим чара узды. 

Рейдка Түбән Кама инспекторлары да кушылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр арасында балаларны автомобиль салонында утрытып йөртү кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерде. Нәтиҗәдә, чара барышында 10 нан артык хокук бозу очрагы ачыкланды.

Кызганычка каршы, барлык машина йөртүчеләр дә балаларны йөртү кагыйдәләрен санга сукмый, җаваплылыкны аңламый шул. Кайберләре хәтта хокук бозуларын аклый да икән. Сәбәпләре күптөрле: якын юл, махсус утыргычларның булмавы, балага кечкенә чагында алган утыргычлар хәзер ярамау һәм башкалар. Шуңа да карамастан, бернинди сылтаулар да 3000 сум күләмендәге штрафтан котылырга ярдәм итмәячәк, дип кисәтә автоинспекторлар.

Исегезгә төшерәбез:12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычка утыртсагыз, ә 7 яшькә җитмәгән сабыйларны арткы утырткычларга урнаштырырга теләсәгез, сез һичшиксез балагызның авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып торучы җайланмалар кулланырга тиеш. Унике яшьтән өлкәнрәк балаларга куркынычсызлык каешын эләктерү мәҗбүри. Балагызның тормышы — сезнең кулда!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев