Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Августта нинди үзгәрешләр көтелә?

Җәйнең соңгы аенда көтелгән үзгәрешләр һәм яңалыклар.

* 1 августтан Россиядә өченче валюта — цифрлы сумнар пәйда булачак. Яңа акчадан теләсә нинди алыш-бирештә, шулай ук мөлкәтне бүлгәндә файдаланып булачак. Аны мираска калдырырга да мөмкин. Электрон акча бу. Ул интернет-платформаларда цифрлы акча янчыкларында сакланачак. Барысы да Үзәк банк карамагында булачак. Мондый платформаларга теләсә кайсы банкның кушымтасы аша кереп булачак. Цифрлы сумның бәясе гадәттәге акчаныкына тигез, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты. 

* Эшләүчеләрнең, шулай ук очучы һәм шахтерларның пенсиясе артачак. Өстәмәне, узган елда эшләп, эш бирүчеләре пенсия системасына иминият кертемнәре түләгән пенсионерлар алачак. Пенсия автомат рәвештә, пенсия системасына кергән акчадан чыгып артачак. Өстәлгән акчаның күләме кешенең узган елда күпме эшләвенә һәм кертем күләменә бәйле булачак.

Гамәлдәге закон нигезендә, пенсия күләме елына 4 тапкыр: 1 февральдән, 1 май, 1 август һәм 1 ноябрьдән арта.

* Мобилизация турында повесткалар үзгәрә. Чакыру кәгазьләре «срочник» ларныкына охшап калачак. Документның өске өлеше генә аерылып торачак: анда хәрби комиссариатка барырга тиешле көн һәм вакыт, шулай ук мобилизация үткәрү турында Президент указы номеры күрсәтеләчәк. Повестка Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша электрон рәвештә кабат җибәреләчәк.

Повестка алып та, военкоматка барып күренмәүчеләрне чикләүләр көтә. Алар машина йөртү хокукыннан, кредит алудан, күчемсез милек белән алыш-бирешне теркәүдән вакытлыча мәхрүм ителәчәк.

* Ришвәтчеләрдән тартып алынган мөлкәт аукционнарда сатыла башлаячак. Кыйммәтле торак базар бәясеннән ике тапкыр һәм аннан артыграк бәядән сатылачак. Мөлкәт өч ай эчендә сатылмаган очракта, биш процентка кимрәк бәядән янә аукционга чыгарыла. Икенче тапкыр да яңа хуҗасы табылмаса — алты айдан соң өченче аукцион үткәреләчәк. Хәзерге вакытта дәүләт фондында 140ка якын конфискацияләнгән торак объекты бар. Ләкин моңа кадәр закон аны сату мөмкинлеге бирмәгән.

* Кайбер дәүләт хезмәткәрләренә вазыйфада эшләүнең чик яшен 5 елга арттырачаклар. Биредә сүз төбәкнең законнар чыгару аппаратындагы җитәкче вазыйфаларын биләүчеләр турында бара. Моңа кадәр төбәкләрдә мондый вазыйфада 65 яшькә кадәр генә эшләргә мөмкин иде. Хәзер — 70 яшькә кадәр.

* Чит ил агентларына законсыз эшчәнлек алып барырга ярдәм иткән кешеләр һәм оешмаларны штрафка тарта башлаячаклар. Башта алар Юстиция министрлыгыннан күрсәтмә алачак. Ә күрсәтмәне вакытында үтәмәгән очракта, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 70 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф салыначак.

* Төзелеп бетмәгән йортка хокукны теркәү гадиләштерелә. Аерым алганда, моның өчен техник план таләп ителмәячәк.

* Югары уку йортларында «Алдынгылар хәрәкәте» бүлекләре ачылачак. Россия Президенты Владимир Путин быелдан башлап һәр ел саен балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә 21,35 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча күчерү бурычы куйган. 4 августтан оешма әлеге акчадан файдалану хокукы ала. Ул шулай ук университетларда башлангыч бүлекләрен булдыру мөмкинлегенә ия булачак. Шулай итеп, 18 яшькә җитмәгән абитуриентлар — хәрәкәт эшендә катнаша, ә студентлар остазларга әйләнә алачак. Мондый бүлекләрнең эшен Мәгариф һәм фән министрлыгы җайга сала.

* Иң кирәкле дарулар исемлеге киңәйтеләчәк. Хөкүмәтнең бу җәһәттән боерыгы 13 августтан үз көченә керә. Исемлеккә, шул исәптән, балаларны каты һәм хроник чирләрдән дәвалау өчен кирәкле яңа дарулар кертелгән. Мондый даруларның бәясен дәүләт контрольдә тота. Бу исемлеккә 800дән артыграк дару кертелгән.

* Хөкүм ителгәннәр таксида эшли алмаячак. Таксистлар 31 августка кадәр эш бирүчеләренә хөкем ителү очракларына дучар булмаулары турында белешмә тапшырырга тиеш. Юкса алар эштән җибәреләчәк.

* Медицина кирәк-яраклары һәм сокларга мәҗбүри маркировка кертелә. Медицина әйберләрен, балалар өчен су, хәмерсез эчемлекләр һәм соклар, кәнәфи-коляска, БАД һәм антисептикларны маркировкалау буенча эксперимент 31 августта төгәлләнә. Шуннан соң бу эш мәҗбүригә әйләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев