Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Ат чабышы, көрәш һәм «Кыз куу»: Түбән Камада Сабантуй программасы билгеле

Түбән Камада сабан бәйрәме 18 июньдә узачак.

Бәйрәм хөрмәтенә «Ильинка» МСК майданында зур чара узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм 09:00 сәгатьтә башлана, аны «Ата-баба хезмәтләре белән безнең җиребез яши» бәйрәм театральләштерелгән прологы ача. Шуннан соң шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Түбән Кама һәм Татарстан Республикасының үзешчән һәм профессиональ коллективлары чыгыш ясаячак.

Шулай ук ат чабышлары, атларда көрәш, «Кыз куу», традицион көрәш, мавыктыргыч халык уеннары һәм төрле спорт ярышлары узачак.

Бәйрәм кунакларына Түбән Кама районы авыл җирлекләренең «Минем авылым» интерактив мәйданчыгын, «Осталар шәһәре» гамәли иҗат күргәзмәсен, «Кунакчыл Түбән Кама» әдәби мәйданчыгын һәм милли-мәдәни берләшмәләр мәйданчыгын тәкъдим итәчәкләр. Бәйрәм сәүдәсе дә оештырылачак.

Түбән Камада мәйданга кадәр трансфер 7:00 сәгатьтә биш ноктадан оештырылачак:

— «Рамус Молл» сәүдә үзәге;

— Халык иҗаты йорты парковкасы;

— Бызов базары;

— «Якорь» сәүдә үзәге;

— «Пассаж» сәүдә үзәге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев