Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Әфганстанда хезмәт иткән 59 яшьлек түбәнкамалы контракт буенча хезмәт итәргә китте

Фронтка төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре китә.

59 яшьлек Александр да юлга чыгарга әзерләнә.

Ул яшь егетләр өчен бик тә борчыла. Аның авылыннан гына да ике егет яраланып кайткан. «Өйдә качып утыру эш түгел», — ди Александр.

«Мин Әфганстанда хезмәт иттем, миңа хәзер 59 яшь, балалар үстердем, оныклар, фатирым, барысы да бар...» — ди ул.

Әгәр сугыш кырында булмаса, һичьюгы тылда аның файдасы тиячәк. Александр файда китерәчәгенә һәм, мисал өчен, автопаркта кирәге чыгачагына өметләнә.

«Мин автосервиста 25 ел калайчы, буяучы, эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Җиңел автомобиль двигательләре, тапшырулар тартмасы, КАМАЗ, Урал кебек йөк машиналарын ремонтлау буенча мастер булдым», — ди ул.

Александр әле шушы көннәрдә генә контракт имзалады. Аны гуманитар ярдәм җыю пунктына җибәрделәр, анда ул кирәкле әйберләр һәм азык-төлек җыелмасы алачак. Һәм билгеләнгән көнне үз теләге белән китүчеләр төркеме составында юлга озатачаклар.

«Алга китеш бар. Контракт төзергә теләгән гражданнар саны беренче яртыеллыкта күпме булса, соңгы өч айда да шуның кадәр үк», — дип хәбәр итте шәһәр һәм район хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.

Саннар турында әйтсәк, Түбән Камада ел башыннан алып 450гә якын кеше контракт буенча хәрби хезмәткә киткән. Шуларның яртысы — соңгы 3 айда. Бу вакыт эчендә бер тапкыр бирелә торган түләүнең дә күләме берничә тапкыр үзгәрде.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев