Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

28 июнь — Корбан гаете!

Бу көнне барча мәчетләрдә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазы укылачак.

Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә — 28 июньгә туры килә. 

Бу көнне барча мәчетләрдә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазы укылачак. 

Түбән Кама үзәк мәчетендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк: 07.00- 07.10 сәгатьтә — Коръән укылу; 07.10-08.00 — гает вәгазе сөйләү; 08.00 — гает намазын уку; 08.10 — гарәп телендә хөтбә.

Гает намазы укылганнан соң, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак, һәм ул Түбән Камада 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев