21 түбәнкамалы контракт буенча махсус хәрби операциягә китте
Алар Үзәк, Мәскәү, Ленинград, Көньяк хәрби округлары, Төньяк флот бүлекчәләрендә хезмәт узачак, шул исәптән МХОда катнашачак.
Дүшәмбе, 18 ноябрьдә, Түбән Камада контрактчыларның чираттагы төркемен озаттылар. Хезмәт урыннарына 21 кеше китте.
Алар Үзәк, Мәскәү, Ленинград, Көньяк хәрби округлары, Төньяк флот бүлекчәләрендә хезмәт узачак, шул исәптән МХОда катнашачак.
Татарстанда оборона министрлыгы белән килешү төзүче гражданнар бер тапкыр 2 млн сумга кадәр түләү ала. Сумма министрлык, республика, муниципалитетлар түләүләрен исәпкә алып формалаштырыла.
РФ Хәрби Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan. ru сайтында белергә мөмкин. Өстәмә мәгълүмат 117 яки +7 (917) 292-26-12, +7 (965) 589-78-50, +7 (965) 589-72-98, +7 (8555) 44-04-17 телефоннары буенча.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев