Тырышкан табар, тормыштан уңар
Габделфәт абый Садыйков — сугыш чоры баласы.
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Язмабызның герое Габделфәт Садыйков моның ачык дәлиле. Нинди генә өлкәдә эшләсә дә, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара, һәрвакыт алдынгылар рәтендә була ул.
Габделфәт абый Садыйков — сугыш чоры баласы. Тумышы белән Кукмара районыннан. Кечкенәдән җиң сызганып эшләргә өйрәнгән. Башка яшьтәшләре кебек үк колхозда, фермада, басу-кырларда хезмәт куйган. Сугыш беткәч, олылар белән беррәттән җимерелеп беткән хуҗалыкны торгызуга үз өлешен керткән. 14 яшендә яшүсмер егетне Казанга фабрика-завод укуларына җибәрәләр.
«Анда ун айлап укыдык без. Элек распределение дигән нәрсә бар иде. Укыганнан соң 3-4 еллап эшләргә кирәк иде. Менә безне шул вакытта Мәскәү шәһәренә җибәрделәр. Анда без ВДНХ бинасын төзедек, Кутузов проспекты, метро төзелешендә катнаштык. Ул вакытта Мәскәү андый ук зур түгел иде әле», — дип искә ала Габделфәт абый.
Әнә шулай төзелеш өлкәсенә кереп китә ул. 18 яше тулгач, армия сафларына алына. Өч ел ярым хезмәт иткәннән соң, егет туган авылына әйләнеп кайта. Гәрчә, ул вакытта әле йөргән кызы булмаса да, ныклап эшкә керешкәнче, өйләнү турында уйлана башлый. Бик кыю, чая егет булып чыга Габделфәт Садыйков, бәхетен кулдан ычкындырмый.
«Тулай торакта яшәгәндә егетләрнең тартып, эчеп йөргәннәрен күп күрдем. Өйләнмәсәм, мин дә шул хәлгә калырмын төсле тоелды. Иң яхшысы — вакытында өйләнеп калырга. Авылга кайткач, кызларны күзәтә башладым. Күңелгә ятканы гына юк. Күрше авылда китапханәгә бер кыз килгән булган эшләргә. Егете бар, артыннан да калмый йөри, яныкаем. Мәүлиха миннән ике яшькә олы. Буе да озынрак. Но ошаттым мин моны, вроде ничава кебек күренә. Бер очраттым да мин бу кызны, өйләнергә телим дип әйттем, шунда ук минем белән Себергә китәргә чакырдым. Сходу «барам» дип әйтте», — дип сөйләде Габделфәт абый.
Шулай, әле бер-берсен белергә дә өлгермәгән пар Кукмара вокзалыннан Кемеровога юл тота. Анда гаилә башлыгы 10 ел шахтада эшли. 1964 елда Садыйковлар Түбән Камага килеп төпләнә. Габделфәт абый төзелештә эшли башлый.
Шәһәрнең беренче урамнары, парклары аның күз алдында һәм аның да катнашында барлыкка килә. Балта остасы, плотник була ул. Үзе кайчандыр төзегән күпквартирлы йортларның берсендә кайчан да булса үзем яшәрмен дип уйлап та карамаган. Тукай урамында урнашкан йортлар төзелешендә ул да хезмәт куйган, алдынгылар рәтендә булган. «Көнгә 20 кг кадак кагып бетерә торган идек. Ишекләр, аларга йозаклар куябыз, тәрәзәләргә пыяла куябыз. Такта ташыйбыз. Эш җиңел түгел дә түгелен, ләкин шахтада эшләү түгел инде», — ди ул.
Төзелештән соң тимер юл станциясендә, янгын сүндерү бүлегендә дә эшләгән. Авыр хезмәттән курыкмаган, гаиләсен тәэмин иткән. Кайда гына хезмәт куйса да, үз эшен намуслы һәм җаваплы итеп башкарган Габделфәт Садыйков. Әле бит акушер да булырга туры килгән үзенә. «Иптәшем өченчегә авырлы иде, тулгагы тота башлады. Ашыгыч ярдәм машинасы артыннан чыгып киттем — юк, районга киткән. Ул вакытта андый машиналар ике генә иде. Кире кайттым, нишләргә? Хатын бүтән түзә алмыйм, үзең таптырасың инде, ди. Ике бала тапкан бит инде ул, белә, мин булышып кына тордым. Озак яфаланды, яныкаем, таба гына алмый бит. Тик тырыша торгач булды бит, өченче кызыбыз туды. Авыр булмыйча, 4 кило да 100 грамм бит ул!», — дип искә алды «акушер-ата».
Хәзерге вакытта Габделфәт абыйның иптәше инде вафат. Бүгенге көндә 90 яшьлек ветеран якыннарының кадер-хөрмәтендә яши, алар өчен яшәү өлгесе булып тора. Аның 3 кызы, 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Аларны да Габделфәт Садыйков һәр эшкә җаваплы карарга, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтә.
«Бабай безнең бик көчле кеше. Безнең өчен һәрьяклап үрнәк ул. Беркайчан да күңелсезләнми, гел позитив ул. Аның белән утырып сөйләшүләре рәхәт, безгә гел киңәшләрен биреп тора. Без бабайны бик яратабыз һәм тагын күп еллар безне сөендереп яшәвен телибез», — ди оныгы Лилия.
Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр. Физик күнегүләр, спорт Габделфәт абыйның тормышында зур урын алып торган. 90 яшькә кадәр диярлек чаңгыда йөргән ул, паркка чыгып еш кына скандинав йөрүе белән шөгыльләнгән. Шахтада алган җәрәхәтләре аркасында соңгы елын инвалидлар креслосында йөрергә мәҗбүр. Ләкин Габделфәт абый төшенкелеккә бирелми. Күнегүләрне ташламый, инде әкренләп аякка да баса башлаган. Җиңүнең 80 еллыгын да үз аякларында каршы алырга ниятли.
«Тормыштан бик канәгать мин. Хатыннан да уңдым бит. Бер-беребезгә юл куеп, аңлашып яшәдек. Балаларыбызны үстердек, укыттык. Һәркайсы үз урынында бик хөрмәткә лаеклы кешеләр. Балалар үстеләр, инде менә оныклар да үсеп килә. Барысы да бик тәртипле, тәрбияле. Минем өчен бу зур шатлык», — дип уртаклашты Габделфәт Садыйков.
Әле бик моңлы итеп җырлап та күрсәтте. Бәләкәйдән җырлый икән. «Сугыш башлангач, миңа җиденче яшьләр иде, авыл клубында җыелыш булды, шунда җырлаттылар мине. «Аккошлар» җырын башкардым. Сүзләре бик күңелгә үтеп керә торган. Күпләрнең күзләре яшьләнгәне хәтеремдә. Ул җыр мине гомерем буе озата килде. Инде менә аны башкаруыма да 80 елдан артык вакыт узган», — дип хәтирәләрен уртаклашты бабай.
Бүгенге көндә дә халыкка файдалы булырга тырыша Габделфәт Садыйков. Үзәк китапханәдә оештырылучы чараларда җыр-моңнары белән бүлешә. Яратып башкара торган 12 җыры бар икән. Соңгы елларда тавышым тагы да ачылды, җырлыйсы гына килеп тора, ди. Шулай итеп, яшь буынны тәрбияләүгә, аларда туган телләренә, халкына мәхәббәт тәрбияләүгә үз өлешен кертә мактауга лаеклы, хөрмәтле шәһәрдәшебез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев