Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Күңел җылысын кушып

95 нче яшен ваклауга карамастан, ул бер көн дә калдырмый оекбашлар бәйли.

Хәзерге вакытта яу кырында илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ирегетләребезнең аяклары җылыда булсын, туңмасыннар, дип тели ул. Сугыш елларының ачысын татып үскән Анастасия Ефимова, кулыннан килгәнчә, солдатларыбызга ярдәм итәргә тырыша. 

Тик торырга күнекмәгән ул. Кечкенәдән эшләп үскән. Сугыш еллары балалары ул вакыттагы авырлыкларны бик яхшы хәтерли. Анастасия Ефимовага сугыш башланганда 10 яшь була. Гаиләдә төпчек була ул, өченче бала. Ләкин ике малайдан соң туган кызга иркәләнеп яту насыйп булмый шул. Бер абыйсын фронтка озаталар, икенчесе тумыштан гарип була. 

«Әтиебез Герман сугышында каты яраланып саулыгын югалткан. Әни дә инде ул вакытта олы яшьтә, исәнлеге юк иде. Барлык өй, бакча эшләре минем өстә булды. Әле бит мәктәпкә дә барасы, укыйсы бар. Авыр вакытлар иде, бик авыр. Үзебез һәрвакыт ач. Ашарга бәрәңгесе дә юк, булганын да атларга ашатырга алып китә иделәр», — дип ямансулап куйды Настя апа. 

Бәйләргә кечкенәдән өйрәнгән ул. Бу һөнәр ачтан үлмәскә ярдәм иткән. Бер стакан тоз яисә бер стакан керосин өчен әйберләр бәйләгәне исендә аның. «Ул елларда безнең ише бала-чаганы җыеп утырта иделәр дә, кемгә җеп эрләргә, кемгә бәйләргә куша иделәр. Ничек тә булса яшәргә тырыштык инде. Менә шундыйрак булды балачак», — дип искә ала тыл хезмәтчәне. 

Настяга 12 яшь булганда, әтисе үлә. 17 яшендә ул әнисен дә югалта. Абыйсы Алексей гаиләсе белән Финляндия якларына юл тота, анда алар урман кисү эшендә катнашалар. Өч еллап вакыт узгач, кире туган якларына әйләнеп кайталар.

Анастасия Ефимова кияүгә чыга, 5 бала үстерә. Тик 3 улын инде җирләгән. Анастасия Иван кызы бүгенге вакытта кызы Любовь тәрбиясендә яши. «Әнинең бер дә тик торганы юк. 94 яшендә булса да, әле дә хәрәкәттә ул. Кайтуыма идән дә юып куя, ашарына да җылытып ашый. Лифтта йөргәнебез юк, җәяү йөрергә тырышабыз. Ковид белән дә авырып алды, операция дә кичерде, ләкин бер дә бирешми әни. Җәй көне без бакчага йөрибез. Анда да ярдәм итә. Иске такталарны сүткән идем, шуларны пычкы белән кисеп, утынлыкка тезеп куйган. Күршеләр дә шаккатып карап тордылар», — дип сөйләде безгә кызы Любовь Хәкимова. 

Бүгенге вакытта да кулыннан энә-җеп төшерми Анастасия Ефимова. Көн дә җылы оекбашлар бәйли. Чираттагы партияне әзерләп куйган, килеп алырга тиешләр, ди ул. Солдатларга оекбаш бәйләргә территориаль иҗтимагый үзидарә советы хезмәткәрләре тәкъдим иткән булган. Баштарак җепне үзе сатып ала торган булса, хәзер инде волонтерлар китереп тора икән. Җепләре бетсә, түземсезлек белән яңаларын көтеп тора, эшсез утыра алмый. Бер пар җылы оекбашны ике-өч көндә бәйләп куя икән. 

«Хәзер инде күз дә күрми, бармаклар да тыңламый. Ләкин бәйләргә тырышам. Тик торырга, урын өстендә ятарга язмасын гына. Бүгенге тормышыбыз шундый матур, җитеш. Вакытында авырлыкларны күп күргәнгәдер инде, Ходай миңа бәхетле картлык бүләк итте. Хезмәтемне дә бәялиләр, әле күптән түгел генә тагын медаль белән бүләкләделәр, рәхмәт кенә әйтәм. Инде дөньяларыбыз тыныч кына булсын. Солдатларыбыз исән-имин генә әйләнеп кайтсыннар. Сугышлар бүтән булмасын», — дигән теләкләрен ирештерде Анастасия Иван кызы. 

Медаль дигәне, тыл хезмәтчәненең андый бүләкләре күп. Соңгысын халык белән очрашулар вакытында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тапшырганнар. Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләргә ярдәм итүе өчен рәхмәт хаты белән дә бүләкләгәннәр. 

Солдатларга йон оекбашларны Анастасия Ефимова ике еллап бәйли инде. Кайчандыр аның гомерен саклап калган һөнәр бүген илебез сагында торучы егетләргә дә хезмәт итә. Шушы вакыт эчендә аның җылы куллары белән 300 дән артык оекбаш әзерләп җибәрелгән. 

Фотода: Анастасия Ефимова һәм аңа тапшырылган бүләкләр 
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев