Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Югалтулар бәрабәренә килгән Җиңү!

1941 елның 22 июне без, сугыш чоры балалары өчен, аеруча фаҗигале булып истә калган.

Ул көнне хәзер юкка гына «Кайгы көне» дип атамыйлардыр. Сугыш башланган ул чор балаларны өлкәннәрчә уйларга, яшәргә өйрәтте.

22 июнь безнең хәтердә җәйнең җылы, кояшлы, матур, якты көне булып түгел, ә кешелек дөньясының иң кайгылы көннәренең берсе булып кереп калды. Әти-әниләрнең бер кайгысыз, тыныч кына печән чабып, кышка терлек азыгы хәзерләп йөргән вакытлары иде ул. «Сугыш башланган» дигән хәбәр барлык кешене өнсез калдырды, аларның кулларыннан эш төште, хатын-кызлар еларга тотынды, ирләр сүзсез калды. 

Атна ун көн эчендә авылның асыл ирләре сугышка китте. Без аларны авыл капкасына кадәр озатып, исән-сау кайтуларын теләп калдык. Күршебез Харис абый, Мөхәммәтхан абыйның ике улы — Хәкимҗан һәм Нигъмәтҗан, биш баласын калдырып, сагынуларын авылдашларга җыр аша җиткергән Сәетгәрәй абыйны, Югары очтан дүрт бала әтисе Нәҗип абыйны, Зират урамыннан Рәхимҗан абыйның ике улы — Васил белән Һашимны һәм башка бик күп авылдашларыбызны ничек онытырга кирәк?! 

Ир-атларыбыз киткәч, авыл бушап калды. аларның урыннарын хатыннары, апа-сеңелләре алды Яшь кызлар Нәгыймә, Фәтхия, Асия, Гәндәлиф, минем апам Наибә урак урдылар, окоп казырга киттеләр. Без — балалыктан чыгып җитмәгән үсмерләр ындырга көлтә ташыдык, «молотилка» да ат кудык, басуда берәмләп калган башак җыйдык. Шәһәрдә буйлары станокка җитмәгән балалар, бүкәнгә басып, өлкәннәрдән калышмый норма үтәделәр. 

Барыбызның да теләге бер — сугыш дигән зәхмәт тизрәк безнең илебезнең җиңүе белән тәмамлансын да, сугышчылар өйләренә әйләнеп кайтсын. 

Хәзер инде тарихтан беләбез: Татарстанлылар сугыш елларында фронтка 13 миллион пот икмәк, 56 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт, 39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә озаткан. Сугышта булган егет-кызларыбызның 200 меңе батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән. Быел Бөек Җиңүгә 80 ел була. Еллар узган саен аның тарихи әһәмияте арта гына бара.

Без — сугыш чоры балалары — өлкәннәр белән беррәттән тырышып эшләдек. Сугыш чорында итле аш күрмәдек, ипи бәрәңге катнаш иде, әле анысы да туйганчы эләкмәде. Тик шулай да бер мәртәбә генә булса да итле ашаганымны хәтерлим. Ул болай булды: мәктәптән кайтканда күрәм, тавыклар әтәч белән бергә җыелып, мин утырткан яшелчәләр өстендә казыналар. Тавыкларны куып чыгардым, ә әтәчнең һаман баш бирәсе килми. Мин ачуымнан кулыма таш кисәге алдым да, әтәчкә аттым. Кызганыч, ташым әтәчебезнең башына тигән, кан ага, әтәч җирдә зыр-зыр килә. Ни эшләргә? Әмәлен тиз таптым, әтәчне кулга алып, тиз генә читәннең бер кырына элеп куйдым да, үзем әтигә пычак алып чыгарга әйтергә дип йөгердем. Әти тиз генә чыкты һәм әтәчне асылынган дип суеп, әнигә аш әзерләргә кушты. Менә шулай итеп, безгә итле аш ашарга насыйп булды. 

Ә Илдус дустымның кәҗәләре бик ашамсак булып, көтүдән соң гел күршеләренең бакчасына керә икән. Күршесе моны сизеп алып, кәҗә керәсе сукмакка тирән итеп чокыр казып куйган. Шул чокырга төшеп, Илдусларның кәҗәләренең кабыргалары сынган. Күрше кәҗәне суеп, үз хуҗаларын сыйлаган, калган итен биреп җибәргәч кенә, үз кәҗәләре икәнен сөйләгән... 

Сугыш беткәндә без 4 нче сыйныфта укый идек. Авыл советыннан «Сугыш беткән» дигән хәбәр китергәндә тарих дәресе бара иде. «Җиңү» сүзен ишеткәч, шатлыкның чиге булмады. Кемнеңдер әтисе, кемнеңдер абыйсы, улы, якын туганының фронттан кайту, очрашу хыялларын якынайтты. Ә инде якын кешеләренең үлеме турында хәбәр алып, бу көнне күрә алмаганнар, ирегетләрне кызганып, туктаусыз күз яшьләре түкте. Колхоз рәисе, бәйрәм хөрмәтенә, укучыларга токмачлы аш белән ипи бирергә кушты. Сугыш чорында ачлы-туклы яшәп, алҗыган яшь организм өчен искиткеч тәмле аш иде ул... 

Минем Рамазан абыемның 1942 нче елда «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре килде. Без аны, бәлки исән-саудыр дип уйлап, өметне өзмәдек. Фронтовикларның төп музее Подольскида дигәч, анда да язып карадык. Ул вакытта барлык частьлар югалучылар турында югары органнарга хәбәр бирмәүләре сәбәпле, сезгә мәгълүмат бирә алмыйбыз, дигән җавап алдык. Хәзерге көнгә кадәр кайсы фронтта югалганын белми яшибез. 

Ә әле сугыш китергән җимереклекләрне торгызыр өчен тагын күп еллар кирәк булды. Тик ул чор инде, авыр булса да, сугыш еллары түгел иде. 

Әнә шундый ачлы-туклы чорда үсеп тә, һәрберебез тормышта үз урынын тапты. Безнең бүгенге яшь буынга әйтәсе сүзем шул: тынычлыкның, алдыгызда булган ризыкның кадерен белегез, көннәребез аяз булсын, төрле чуалышлар булмасын иде...

Суфиян Минһаҗев, сугыш чоры баласы, мәгариф ветераны
Рамазан Минһажев / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев