Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

«Хатын-кыз ямьсез була алмый»

Гел матур яшь булып калыр өчен, һәр хатынкызның үзе генә белгән һәм кулланган сере булмый калмый.

Ә түбәндәге киңәшләр гүзәл затларның барысына да чибәр булып калырга ярдәм итә. 

Сезонга карап бит тиресен карап-тәрбияләп торуны көйләгез. Кыш көне өйдән чыкканчы тукландыргыч кремнар, җәй көне SPF-фильтрлы чаралар кулланырга кирәк. Елның теләсә кайсы фасылында бит тиресен дымландыру турында онытмаска кирәк.

Битегезгә чыккан бетчәләрне беркайчан да сытмагыз. Беренчедән, алар тагын да сизелерлек кызарып китсә, икенчедән ярага төрле инфекция керергә мөмкин. Мамык дискны, составында тетризолин булган күз өчен тамчылар белән чылатып, 3-5 минут туңдыргычка куегыз. Мамыкны ялкынсынган урынга куйсагыз, битнең кызыллыгы кимер. 

Макияжны сөртү чаралары (молочко, мицеляр су һәм башкалар) чәчләрне буяганда очраклы рәвештә маңгай тиресенә яки колакка эләккән буяуны чистартырга ярдәм итә. 

Иске кредитка яки кирәксез визиткагыз булса, аны ташларга ашыкмагыз. Аның ярдәмендә кашларның формасын төзәтергә, «стрелкалар» ясарга була. 

Ялтырап торсын өчен, чәчләрегезгә авокадо катнашмасы сөртегез. Аны блендер белән изегез, шул массага зәйтүн, бер йомырка сарысы кушып болгатыгыз. Чәчегезгә сылап 30-40 минут тоткач, шампунь һәм җылы су белән юып төшерегез. 

Әгәр дә иреннәрегез гел ярылса һәм коры булса, сезнең организмга су җитми. Көн дәвамында 1,5-2 литр чиста су эчәргә гадәтләнегез. 

Картаймас өчен кул эшләре — рәсем ясау, чигү, бизәнү әйберләре ясау һәм башка кул һәм бармак моторикасын сакларга һәм яхшыртырга ярдәм итүче шөгыль табыгыз. Бу аеруча 40 тан узган хатынкызлар өчен файдалы, чөнки бу чорда буыннар һәм мускуллар белән проблемалар башлана. Һәм, әлбәттә, баш миен тонуста тотарга тырышыгыз, төрле башваткычлар чишегез.

Фото: freepik. com. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев