Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән сезгә киңәш

Базиликлы соус

Бакчаларда уңышның иң өлгергән мәле. Быел аеруча помидор, борыч күп булды.

Бу соус өчен бер килограмм помидор, 350 грамм болгар борычы, 300 грамм суган, 90 грамм базилик, 60 грамм укроп, 50 грамм петрушка, 5-6 теш сарымсак, бер аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр, 80 миллиграмм үсемлек мае, бер аш кашыгы уксус кирәк булачак. 

Помидорны иттарткычтан чыгарабыз яки блендер ярдәмендә изәбез. Шулай ук суган, болгар борычын да иттарткычтан чыгарып, барысын бергә кәстрүлгә салабыз. Тоз, шикәр салып, 30-40 минут пешерәбез. Шул арада базилик, петрушка һәм укропны турыйбыз, сарымсак ваклап салабыз да, тагын 10 минут кайнатабыз. Иң соңыннан уксус һәм үсемлек мае салып кайнатып чыгарабыз да, калай капкач белән каплыйбыз.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев