Җәй буена бакчадан кайтмыйча мул уңыш өчен «көрәшкән» бакчачылар бераз тын ала: яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр бушап калган. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.
Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар...
Җәй буена бакчадан кайтмыйча мул уңыш өчен «көрәшкән» бакчачылар бераз тын ала: яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр бушап калган. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.
Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була.
Көздән чәчүнең үз өстенлекләре бар:
- язын бакча утыртыр өчен азрак вакыт таләп ителә;
- язгы уңышны бер-ике атнага иртәрәк җыеп алырга була.
Кимчелекләренә килгәндә:
- үсентеләр шытып чыгып, һәлак булырга мөмкин;
- язын явым-төшем күп булып, су басса, чыккан үсентеләр һәлак булырга мөмкин;
- салкыннарга чыдам үсемлек төрләрен генә көздән чәчеп калдырып була.
Чәчү өчен
иң яхшы урыннар
Көзге үсемлекләр өчен урынны белеп сайлау зарур. Язын биредә су җыелмасын, ә кышын калын гына кар капласын, карны җил очыртып торырлык булмасын. Буразналарны бик тирән казымыйлар. Чәчүлек орлыгы гадәттәгедән 20-25 процентка эрерәк булсын. Орлыклар өстенә черемәле туфрак салалар, аннары чыршы ботаклары яки салам белән каплыйлар.
Чәчәкләр
Бакчачыларның күбесе көзен чәчәкләр утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торганнарын кулайрак күрә: нәркис, мускарь, лалә, крокус һәм пушкинияләр утырта. Алар кояшлы урыннарны ярата. Онытмагыз! Туфракка кырау төшкәнче бер ай кала утыртырга кирәк, соңга калсаң, чәчәкләргә суык тия. Сентябрьнең башыннан алып октябрь ахырына кадәрге вакыт иң уңайлысы булып санала.
Сентябрьнең беренче көннәрендә пионнар, ирислар, флоксларны утыртып калдырырга мөмкин, яннарында рудбекия, лаванда, ромашка һәм гвоздика әйбәт үсәчәк. Боларын инде шул ук айның икенче ункөнлегендә утыртырга ярый. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк.
Агачлар
Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе - груша. Көз көне утыртканда, бу агач яңа урынга яхшы ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Грушаның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына беркадәр хезмәт кую кирәк булачак.
Алмагач, слива да шундый ук үзенчәлеккә ия. Аларны көздән утыртуның өстенлеге - язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасы ныгып кала. Җимеш агачлары өчен урынны алдан яхшылап әзерләргә кирәк: ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин яисә җимешләрен саран бирер.
Яшелчә
Башлы суган уңышын алыр өчен вак суганның диаметры якынча 1-2 сантиметр, ләкин көздән чәчәр өчен иң вагын - 8-10 миллиметр булганын алырга кирәк. Көзен мондый орлыкны базарда табып була, бәясе дә кыйммәт түгел. Ни өчен вак суганны сайларга кирәк дисәгез, мондый орлыкның чәчәк «уклары» юк, ә сабаклары кечкенә һәм зәгыйфь була. Ләкин июнь башында ук сез өлгергән башлы суган җыеп алырсыз. Суганны төпләр арасында 4-5 сантиметр, ә рәт арасында 12 сантиметр ара калдырып утырталар. Башлы суганны чәчү вакыты - сентябрь ахыры яисә октябрь башы. Көньяк төбәкләрдә моны ноябрь башына кадәр дә эшләргә була. Тәҗрибәле бакчачылар вак суганның «Кармен» яки «Стурон» дигән сортларын утыртырга киңәш итә - алар чәчәкләнмиләр.
Сарымсакның кышкы сортларын сентябрьнең икенче яртысында яки октябрь башында - салкыннар башланырга ай ярым кала утыртырга кирәк. Моның өчен сарымсакның эре тырнакларын алалар - андый орлыктан эре сарымсак җитешә. Утыртасы көнне сарымсак башын тырнакларга аерып, төбен алып ташлыйлар, ул тамырлары үсеп китәргә комачауларга мөмкин. Орлыкны араларын 15-20 сантиметр калдырып төртеп чыгалар, рәт арасын 20 сантиметр. Утырту тирәнлеге якынча 4-5 сантиметр. Үсентеләрне торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар.
Кишерне салкыннар башланганчы ике атна кала, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны тиешеннән 15-20 процентка артыграк алырга кирәк, чөнки аларның бер өлеше шытып чыкмаска да мөмкин. Кишерне орлыклар арасында 2-3 сантиметр, рәтләр арасында 20 сантиметр калдырып чәчәләр, тирәнлеге - 2-3 сантиметр.
Чөгендерне, кишер кебек үк, салкыннар башланыр алдыннан, ноябрь аенда чәчәргә кирәк. Чөгендернең утыртырга киңәш ителгән сортлары күп түгел: «Холодостойкая-19», «Подзимняя-474» яки «Бордо» дигәннәре - иң яхшысы. Калган төрләре салкыннан «уклар» җибәрәчәк. Чөгендерне орлык араларында 10 сантиметр һәм рәт араларында 20 сантиметр калдырып чәчәләр. Тирәнлеге 2-3 сантиметр, моңа өстәп 3-4 сантиметр калынлыкта торф яки черемә катламы салалар.
Редис та көздән утыртуны ярата. Иң яхшы вакыт - ноябрь башы, шулай иткәндә апрель уртасы яки ахырына уңыш алырга да була. Яз соңрак килсә, уңыш май аенда өлгерәчәк. Редисны чәчкәндә һава температурасы 0 градус тирәсе булырга тиеш. Орлык арасында 3 сантиметр, рәт арасында 10 сантиметр калдырып чәчәләр. Тирәнлеге - 2-3 сантиметр, өстенә 2-3 сантиметр калынлыкта торф, черемә, салам кебек җылыткыч катлам салалар. Көздән утыртканда редис шулай ук «уклар» җибәрергә мөмкин. Сортларына килгәндә, «Софит», «Красный великан», «Моховский», «Дунганский 12/8», «Вариант», «Вюрцбургский-59» кебекләре яхшы.
Петрушканы октябрь яки ноябрь айларында, салкыннар якынлашкач чәчәләр. Орлыклар арасында 2-3 сантиметр калдырыла, рәт арасында - 15 сантиметр тирәсе. Якынча 1,5 сантиметр тирәнлеккә чәчелә.
Йомгаклап шуны әйтергә була: көзен бакчагызда төрле яшелчәләр, чәчәкләр һәм агачлар утыртып калдырырга була. Алар барысы да үзләрен яхшы хис итсен өчен түтәлләргә урынны дөрес бүлеп, орлык чәчү һәм утырту вакытын дөрес сайларга кирәк.
Нет комментариев