Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Язгы кыр эшләренә керештеләр

Ниһаять, чынлап торып, яз хакимлек итә башлады. Көннәр җылыткач, кар эреп бетте. Туфрак әкренләп кипшерә башлауга, район хуҗалыклары, туфракның өлгерүенә карап, узган атнада язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы берләшмәләре кырларында кызу эш бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматларга караганда, район күләмендә күпьеллык...

Ниһаять, чынлап торып, яз хакимлек итә башлады. Көннәр җылыткач, кар эреп бетте. Туфрак әкренләп кипшерә башлауга, район хуҗалыклары, туфракның өлгерүенә карап, узган атнада язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр.
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы берләшмәләре кырларында кызу эш бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматларга караганда, район күләмендә күпьеллык үләннәр - 6500 гектарда (58 процент), уҗымнар 3000 гектарда (57 процент) тамырдан тукландырылган иде инде. Ә менә "Нефтехимагропром" җәмгыяте күпьеллык үләннәрне һәм ужымнарны тамырдан тукландыру буенча барысына караганда да өлгеррәк булып чыккан. Анда игенчеләр, бу эшләрне төгәлләп, хәзер тырмалау белән мәшгуль.
Тырмалау, дигәннән, бу әһәмиятле эшкә дә районыбыз хуҗалыклары узган атнада керештеләр. Шулай ук, 22 апрельдә алынган күрсәткечләр буенча, күпьеллык үләннәрнең 55 проценты, ә уҗымнарның 40 проценты тырмаланган иде инде. Мондый эшләр җирнең өлгерүнә карап башкарыла, әлбәттә. Газетабызның бу саны укучыларыбызның кулына килеп кергәндә, саннар күпкә артык булыр, ә кайбер хуҗалыкларда эшләр тәмамланган булуы да ихтимал. Чөнки хәзер игенче өчен тәүлекләр генә түгел, сәгате-минуты да күп нәрсә хәл итә торган вакыт. Әйтик, "Нефтехимагропром" җәмгыятендә тырмалау эшләре дә менә-менә тәмамлану алдында.
3300 тонна (планның 65 проценты) орлыкка инкрустация үткәрелгән. Дым каплату буенча да эшләр башланган (хәзерге вакытта 10 проценты үтәлгән). Дөрес, узган атнада, туфрак юеш булганлыктан, бу эш тулы куәтенә башланып китә алмады. Ләкин, синоптиклар алдагы көннәрдә дә яхшы һава шартлары вәгъдә итәләр, тиз көннәрдә дым каплаугы ныклап тотынырлар.
Язгы чәчү - борын төбендә. Язның бер көне елны туйдыра, дигәндәй, аны, алдан билгеләнгәнчә, ун көннән дә соңга калмыйча башкарып чыгау бурычы тора. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлекләре 100 процент. Инде калганы игенчеләрнең оешканлыгына, белгечләрең тәҗрибәсенә бәйле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев