Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Түбән Кама районында урып-җыю эшләренә керештеләр

Түбән Кама районы кырларында урып-җыю эшләре башланды.

Бу хакта Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итә.

«Игенчеләребез уракка төште. «Агромол» җәмгыяте һәм «Агросила Групп»ка караган «Восток» агрофирмасы эшчеләре көзге бодай һәм шепкән суктыра башлады. «Орсис -Агро» хезмәтчәннәре көзге бодайны теземнәргә сала», – дип яза Нигъмәтҗанов.

Җитәкче урынбасары белдерүенчә, быел Түбән Кама районында 24 мең га мәйданда бөртекле-кузаклы һәм 11,5 мең га мәйданда техник культураларны җыеп аласы бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев