Су да, асфальт та – барысы да бар
Кызыл Чапчак авыл җирлегендә исәп-хисап җыелышы узды. Җирлек башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде.
«Чиста су» программасы буенча, ниһаять, авылыбызга су керде. Чиркәү урамыннан Ленин урамы башына кадәр канал казылып, хәзер Красноармейская урамының 40 йорты су белән тулысынча тәэмин ителде. Өстәмә скважина борауланды. Чиратта – Кооперативная урамы. «Быел сулы булырбыз», – дип сөенә авыл халкы.
Исәннәрне кайгыртып, үлгәннәр турында да онытырга ярамый. Зиратыбызның коймасы бик начар хәлдә иде. Быел коймасы яңартылгач, зират ямьләнеп киткән кебек булды. Түбән Чаллыда һәм Кызыл Чапчакта да зират коймалары тотылды. Урамнары төзекләндерелгәч, авыллар матурланды.
Югары Чаллы авылы да үзгәреп бара. Балалар вакытларын бушка уздырмасыннар өчен, спорт мәйданчыклары урнаштырылды. Экономияле урам яктырту лампалары куелгач, авыл урамнары, юллары яктырды. Аннан йөрү дә куркыныч түгел. Урта Чаллыда исә юлларга асфальт җәйделәр, иске күпер урынына менә дигән яңа күпер төзеп куйдылар.
Авыл халкының сәламәтлеге турында да онытырга ярамый. Шуңа күрә фельдшерлык-акушерлык пунктын һәм табиблык амбулаториясен яңарту буенча күп көч куелды. Бәгъдәнур Илдарханов бу зур эшләрдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
Авылларыбыз ел саен матурлана, чистара, яшәү өчен уңайлыклар бар. Алга таба да шулай булсын иде.
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев