Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Ни хәлләрең бар, Түбән Уратма?

Китапханә дә, музей да... Түбән Уратмага баргач, китапханәгә дә кагыласы иттем. Ялгыш музейга килеп эләктем, ахры, дип уйлаган идем. «Дөрес кердек, ник тукталып калдыгыз. Халыкны китапханәгә тарту өчен, безнең Сәрбиҗиһан апа әллә ниләр уйлап таба ул», дип, авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин эндәшкәч кенә китапханәдә икәнебезгә төшендем. Борынгы авыл өе...

Китапханә дә, музей да...

Түбән Уратмага баргач, китапханәгә дә кагыласы иттем. Ялгыш музейга килеп эләктем, ахры, дип уйлаган идем. «Дөрес кердек, ник тукталып калдыгыз. Халыкны китапханәгә тарту өчен, безнең Сәрбиҗиһан апа әллә ниләр уйлап таба ул», дип, авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин эндәшкәч кенә китапханәдә икәнебезгә төшендем. Борынгы авыл өе рәвешендә бизәлгән зур бүлмәдәге самовар, җеп эрләгеч, бала бишеге, чүпләм сөлгедән һ.б. күземне ала алмыйча байтак тордым. Шулар арасында аллы-гөлле чәчәкләр, үрмә гөлләр күреп, аларны кем ясаганын сораштым. «Төрле төстәге пластик шешәләрдән Никанор абый Петров ясап бүләк итте. Җитмеш беренче яше белән барса да, бер дә иренеп тормый ул. Хатыны Нина белән икесе дә китап укырга ярата әле алар», - диде китапханәче Сәрбиҗиһан Хаҗипова.

36 ел Түбән Уратмада китапханәче булып эшләүче Сәрбиҗиһан музей бүлмәсен 2004 елда оештырган. Андагы 150ләп экспонатны авылдашлары белән бергәләп җыйган. Гомер буе совхозда тракторда эшләгән ире Ильяс бу музейны оештырганда да, китапханәгә ремонт ясаганда да, һәрчак булыша. Халык та китапханәне урап үтми. Мәсәлән, 82 яшьлек Федосия Гыйльманова килеп, берьюлы үзенә, улы Фоатка, оныкларына әдәби китаплар алып китә, ди. Лаеклы ялдагы Мәүлидә Ялалетдинова, банк филиалында эшләүче Гөлшат Фәсхетдинова үзләре сатып алган кызыклы китапларны башкалар да укысын дип, китапханәгә китереп биргәннәр. Уллары Ирек китап белән кызыксынамы-юкмы икән, сорарга онытылган, ә шәһәрдәге бакчаларның берсендә тәрбияче булып эшләүче Ләйсән һәм аның дүрт яшьлек кызы Алия әбисе Сәрбиҗиһанның Тукай шигырьләрен, «Шүрәле»не, «Су анасы»н һ.б. укыганны тыңларга ярата.

Китапханәдә кызыклы очрашулар, кичәләр дә еш үтә. 8 март бәйрәме алдыннан гына, «Толларның да җаны бар» дигән кичә оештырган Сәрбиҗиһан. Бик иртә тол калып, сабыйларын ялгыз тәрбияләгән Галина Шестакова, 6 бала анасы Асия Мөхәммәтшина, 5 балалы Вәсилә Мөнирова, 4шәр бала үстергән Роза Шакирова һәм Зөһрә Хаҗипова, шулай ук, Рәмзия Яруллина, Вәсимә Габдуллина, Миләүшә Хаҗипова, Валя Малова - кичәгә кунак итеп чакырылганнар. Җырлар, төрле уеннар белән үрелеп, чәй табыны янында үткән ул очрашу.

Китапханәче Сәрбиҗиһанның исеме җырдай гүзәл булган шикелле, эшләре дә әнә шулай җырдай матур...

Уралып агучы Уратмадай

Бу авыл яныннан уралып-уралып агучы елганың да исеме - Уратма. Тауның иң бөек төшенә менеп, 200 метр биеклектән авыл ягына күз салсаң, бу ачык күренә. Тауның шул, «Гулливер балагы» дип аталып йөртелә торган турысына элгәре Сабантуйларда ирләрне йөгертеп ярыштырганнар бу якта. Булган инде заманалары да, җегәрле ирләре дә...

Сабантуй дигәннән, Түбән Уратма чувашлары да үз бәйрәмнәрен үткәрә. Түбән Уратманың чуваш урамында бүгенге көндә 70ләп гаилә бар. Шунда яшәүче чуваш әбиләрен, апаларын җыеп, Галина Шестакова фольклор төркеме оештырган. Чуваш Сабантуен да авыл белән бәйрәм итәләр. Гомумән, Уратма елгасыдай, бу авылдагы татарлар һәм чувашлар тормышы бер-берсенә уралып бара: ике милләт бер-берсенә кыз бирә, килен төшерә.

Татар мәчетен чувашлар саклап калуы хакында ишеткәч, күзләремә яшь килде. Узган гасырның, дөрес ишеткән булсам, егерме өченче елында авыл яна башлаган. Татар урамнары ягына таба исүче көчле җил ут өермәсен салам түбәле йортларның берсенннән икенчесенә очыртып кына йөргән. Татарларның берсе дә үз өе яныннан китмәгән, уттан саклаган. Беркемдә дә мәчет кайгысы калмаган. Ә шулай да нибары өч кенә йортка ут капмаган, калганнары янып көлгә әйләнгән. Әнә шул чагында чувашлар барысы бергә җыелып, мәчетне ут чолганышыннан саклап алып калганнар.

Гаделлеге өчен, җинаятьчеләр кулынннан һәлак булган милиция хезмәткәре Никанор Шестаков та чуваш милләттеннән иде. Түбән Уратманың горурлыгы булган чувашлар һәм татарлар бик күп бу авылда.

Күпләр өченче бала алып кайтуны күз алдына да китермәгән бер вакытта алтынчы сабыйлары туган чуваш Григорий Сабантиннар да бүгенге көндә авылда - күпбалалы бердәнбер яшь гаилә.

Уратма һәм аның халкы турында әле бик күп язарга булыр иде әле. Анысын икенче юлы баруыбызга калдырып торабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев